ЯҢАЛЫКЛАР


3
декабрь, 2019 ел
сишәмбе

Татарстанның  Мамадыш  районында “Азык-төлек программасы” агросәнәгать комплексында  иң  алдынгы  яңалыкларның  берсе  буларак, һәр сыерның бозаулый  торган  вакытын  сәгатенә  кадәр  төгәл  күрсәтеп, ветеринар телефонына  хәбәр  җибәрә  торган      уникаль  система  керттеләр.  

Бу  хакта  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган   киңәшмәдә хәбәр итте.   Барлык  муниципаль районнар  белән  видеоконференция режимындагы  киңәшмәне Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов  үткәрде.    


30
ноябрь, 2019 ел
шимбә

Шимбә көнне, 30 ноябрьдә,   Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы республика  халкын  кулай  бәяләрдән  авыл  хуҗалыгы  продукциясе  сатып  алу  өчен  Казанда, Чаллыда, Зеленодольск районының    Октябрьский поселогында    («Яңа Тура» сәүдә-ярминкә   комплексында) уза  торган  ярминкәләргә  чакыра.   Ярминкәләрдә     шәһәр  халкы  Татарстанның  муниципаль районнарыннан  китерелгән     ит, казылык  продукциясе,   үлчәүле сөт, май,  йомырка, бал,  шикәр комы, ярмалар һәм  башка фермер  продукциясе  сатып  ала алалар.   

Бу хакта  бүген органик  җитештерүгә  күчәргә җыенучы авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләре белән  киңәшмәдә  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары    Илдус Габдрахманов сөйләде.


28
ноябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Танылган  шәхесләр турында  түгел,  ә гап-гади хезмәт кешеләре, үзләренең  көндәлек  хезмәтләре,   эшкә бирелгәнлеге белән,  бай  тәҗрибә  һәм  югары һөнәри осталыгы   белән   абруй  һәм ихтирам казанган  авыл  хезмәтчәннәре  турында  языла  торган  безнең  “Хезмәт кешеләре” рубрикасындагы  бүгенге    героебыз – Татарстанның  Буа районы  Әлшәй авылыннан  яшь  сыр  пешерүче  Александр Вячеславович Афанасьев.  Александр Кама Тамагы  районында   уникаль  сыр  заводында  баш  технолог  булып  эшли.  Анда  аның   технологиясе  буенча  затлы  ак күгәрек  белән   бик  тәмле  «Камамбер» һәм «Бри» сырлары  әзерләнә.  

Татарстанда    күрелгән чаралар  аркасында  быел карабодайга  бәяләр  үсешен  туктатып  калуга  ирешелде.  Бу  хакта  кичә  Татарстан  Республикасы Дәүләт Советының  Экология,  табигатьтән  файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек комитеты  утырышында  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары     Ришат Хәбипов хәбәр итте.

21 ноябрь көнне ике игезәк баласын дөньяга китергәннән соң, Дилә Фәтхуллина вафат була. “Ире Радик белән 15 ноябрьдә генә ЗАГСка барып никахларын теркиләр. Дилә бик тә акыллы, кешелекле, ярдәмчел иде”, – дип искә ала танышлары.


27
ноябрь, 2019 ел
чәршәмбе

26 ноябрьдә Татарстан  Республикасы Дәүләт Советының  Экология,  табигатьтән  файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек комитеты   утырышы  узды,  анда  бу  елның  III кварталында  «2013 - 2022 елларга  Татарстан  Республикасында  авыл  хуҗалыгын үстерү, авыл  хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм һәм азык-төлек      базарларын    көйләү» дәүләт программасын    үтәү  дәүләт программасы  каралды.  

Июль аенда  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  тарафыннан  “Иң яхшы  комбайнчы - 2019” республика  конкурсы  игълан ителгән иде.  Ул комбайнчы һөнәренең абруен күтәрү һәм аны  популярлаштыру, урып-җыюның оператив  һәм сыйфатлы үткәрү, шулай  ук  Татарстан  Республикасы агросәнәгать комплексында  урып-җыю  техникасы  паркыннан  нәтиҗәле  файдалану максатларында  ел  саен  үткәрелә.  

Татарстан  Республикасының коммерциягә карамаган  оешмалары  һәм бизнес вәкилләре  өчен  «Социаль ярминкә» I Республика хәйрия фестиваленә теркәлү  башланды.  Фестиваль   2019 елның  7 декабрендә  10.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр  “Казан” Халыкара  ат-спорт комплексында узачак,  адресы:   Казан шәһәре, Патрис Лумумба  ур.,  47А/1 йорт.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International