ЯҢАЛЫКЛАР


29
июнь, 2021 ел
сишәмбе

Республиканың радиотелевизион станцияләрендә, профилактик эшләр белән бәйле рәвештә, аналоглы («ТНВ» ТРК АҖ) һәм цифрлы эфир телерадиотапшырулар программаларын тапшыруны туктату планлаштырыла. Сезнең уңайлы булсын өчен, телерадиосигналларны өзү графигын тәкъдим итәбез.

2021 елның 21-24 сентябрендә Казанда Kazan DigitalWeek-2021 Халыкара форумы узачак. Әлеге чараны «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә катнаш (офлайн + онлайн) форматта уздыру планлаштырыла, ул күргәзмә павильоннары, сессия заллары, ачык демонстрация мәйданчыклары, уңайлы транспорт һәм рекреацион инфраструктура белән тәэмин ителгән.

РФ Социаль иминият фонды тарафыннан эшләүче гражданнарга түләнә торган иминият тәэминатын Россия Почтасының якын арада алырга мөмкин.

Мәктәп укучылары 15 ИТ-юнәлеш буенча бушлай онлайн-интенсивларда катнаша ала, аларның беренчесе 29 июльдә башлана. Моның өчен сайтта гариза калдырырга кирәк.

Яр Чаллы шәһәрендә «Dron Race» пилотсыз очу аппаратларының беренче Бөтенроссия конкурсы тәмамланды, аны «Кванториум» балалар технопаркы оештырды.

Татарстанның цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин ICL ДК оештырган «Глобаль ИТ-үзгәрешләр: кешеләр акылында, тормышта, бизнеста» ITSF 2021 форумының пленар утырышында катнашты. Цифрлы министрлык башлыгы дәүләт идарәсенең цифрлы моделен булдыру тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Бүген Казанда һәм Чаллыда "Цифрлы икътисад" милли проектына өстәмәләр кертү буенча яшьләрнең тәкъдимнәре буенча ачык фикер алышу узды.

«Честный знак» системасында 346 компания теркәлгән, шул исәптән Татарстаннан 65 җитештерүче. Әйләнешкә кертелгән маркировка кодлары саны буенча топ-5 җитештерүче арасына “Чаллы Холод”, “Чистая линия”, «Фабрика Настоящего Мороженого», «Валио», «Хохланд Русланд» керде.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, 2020 елдан Татарстанда "Авыл территорияләрен комплекслы үстерү" дәүләт программасы гамәлгә ашырыла башлады. Программа, аерым алганда, авыл халкын һәркем ала алырлык һәм уңайлы торак белән тәэмин итү өчен шартлар тудыруны, кадрлар потенциалын үстерүне, инфраструктураны булдыруны һәм үстерүне һ.б.ларны күздә тота.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Питрәч районында булды. Аны район башлыгы Илһам Кашапов һәм авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Илнар Хафизов озатып йөрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International