ЯҢАЛЫКЛАР


21
апрель, 2014 ел
дүшәмбе
Татарстанның халык язучысы, танылган драматург, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллин турында шундый исемдәге яңа документаль фильм төшергәннәр. ТР Дәүләт Советында журналистлар әлеге фильмны беренчеләрдән булып карады.
Татарстанда төбәк әһәмиятендәге юлларда 14 майга кадәр авыр йөк машиналарының хәрәкәте чикләнә. Бу таләп федераль автотрассаларга кагылмый.
Чернобыль атом электр станциясендә 1986 елның 26 апрелендә булган һәлакәтне бетерүдә катнашкан татарстанлылар хөрмәтенә Казан шәһәренең Әмирхан урамына куелган һәйкәл-обелисктагы «канлы» күз яше сурәте билгесез кешеләр тарафыннан ватылган иде.
Кайчакта, дәшмәвең – алтын, диләрме әле?! Тыныч-тату гаиләдә яшәргә теләгән хатын-кыз иренә каршы әйтмәскә, йортны чисталыкта  тотарга, акыллы, күндәм, сабыр булырга тиеш... Ислам дине буенча да, психологлар фикеренчә дә идеал хатын-кыз әнә шундый була.  Ә сабыр касәң тулса нишләргә, «әйе, әйе» дигәнеңне бәяләүче булмаса, читтә йөреп кайткан иреңне елмаеп каршы алырга көчең җитмәсә? Хатын-кыз гаиләдә үз фикерен кайчан белдерергә тиеш соң?
15 апрельдә бер төркем  язучылар һәм сәнгать әһелләре, Яңа Бистә зиратына барып, бөек шагыйребез Г.Тукай каберенә чәчәкләр салдылар.
Курчак театры артистлары, беренчедән, балаларга шатлык өләшсә, икенчедән, алар башка театрлар өчен тамашачы да әзерли. Бу театрда бары тик балаларны яраткан артист кына эшли ала. Алар үзләренең самими булулары белән  һәрвакыт балачак илендә калалар сыман тоела. Әнә шундый актерларның берсе – Дилүс Хуҗиәхмәтов.
Ике  елдан  бирле  илебездә  тагын бер бәйрәм – Җирле үзидарә көне билгеләп үтелә. Бу яңа бәйрәм җирле үзидарә институтының ролен һәм әһәмиятен арттыру, демократияне һәм гражданнар җәмгыятен үстерү буенча  үзенең максатына иреште дә инде.
Апрельнең беренче көннәрендә “Әтәчкәй” балалар  бакчасында  балалар һәм өлкәннәр өчен “Әбием сандыгы” дигән кызыклы кичә узды. 
2014 елның 7 сеннән 13 апреленә кадәр Биектау район үзәгендә һәм авылында 6 янгын булды.

17
апрель, 2014 ел
пәнҗешәмбе

 16 апрельдә районыбызда чәршәмбе өмәсе үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International