Алты янгын булды

2014 елның 21 апреле, дүшәмбе





2014 елның 7 сеннән 13 апреленә кадәр Биектау район үзәгендә һәм авылында 6 янгын булды.


Ут 20 каралты-кураны һәм 2 сәүдә павильонын юкка чыгарда. Янгыннар төнлә бер үк вакытта диярлек булды.  Барлык очраклар буенча тикшерүләр бара.

 

 


Биектау муниципаль районының янгын күзәтчелеге бүлеге район халкына кипкән үләннәргә ут кабу очракларының ешаюы турында искәртә. Әгәр дә төтенләп утыручы кипкән үләннәрне яки  чүп-чар өемнәрен күрсәгез, тыныч кына үтеп китмәгез, утны сүндерергә тырышыгыз. Әгәр үз көчегездән килми икән, янгын бүлегенә хәбәр итегез.

 

 



Биектау муниципаль районының янгын күзәтчелеге бүлеге



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International