Татарстан Республикасы дәүләт хезмәтләр Порталында uslugi.tatarstan.ru күпфункцональ хезмәт үзәкләрендә тапшырылган гариза статусын тикшерү буенча сервис тормышка ашырылган. Статусны тикшерү гариза номеры буенча башкарыла.
Татарстан укучыларының “Интернетны өйрән – аның белән идарә ит!” («Изучи Интернет - управляй им!») онлайн уен буенча өченче Бөтенроссия чемпионатында катнашырга мөмкинлекләре бар.
«Изучи Интернет – Управляй Им» - уникаль социаль проект. Проект нигезендә уен формасы тора. Укучылар кызыклы формада Интернет эшләве принципларын һәм мөмкинлекләрен өйрәнә ала.
Чемпионат ике категориядә үткәреләчәк – командалар арасында һәм индивидуаль. Команд зачетта катнашыр өчен мәктәп исеменнән 10 укучыны теркәргә кирәк.