ЯҢАЛЫКЛАР


15
июль, 2014 ел
сишәмбе
Казан шәһәренең Тынычлык бистәсендәге «Тынычлык» мәчете ишегалдына «Рамазан хәзинәсе» дигән суыткыч куелган. Теләгән һәркем мохтаҗлар өчен хәер-сәдака итеп, әлеге суыткычта ашамлыклар калдырып китә ала.
Казанның яңаруына, дөресрәге, рухын кайтаруга үз өлешен кертеп, «Шәһри Казан» бүген өр-яңа сәхифә ачып җибәрә. «Иске-яңа Казан» башкаланың тарихи урыннарына фотосәяхәткә чакыра.
Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз диләрме әле? Яшел Үзән районының Олы Карауҗа авылында яшәүче Чулпан Галиуллин турында да әнә шулай әйтергә була. Аучылык белән дә шөгыльләнә ул, белеме буенча педагог, капкага тимердән бизәкләр дә бөгә, кирпеч тә сала, агачтан төрле сыннар, җиһазлар ясый, әле менә җәнлек, балык тиреләрен салдырып, сувенирлар ясау белән мавыга башлаган.
Ришат әфәнде белән Флюра ханым гаиләсе – Кытайда туып, шунда ярты гасыр яшәп, ике кызлары буй җиткәннән соң, Татарстанга кайтып тормышны яңадан корып яшәп ятучы гаилә. Флюра ханымның туган тиешлеләре 1887 елда Кытайга сәүдә белән чыгып киткән була. Эше җайланып киткәннән соң, 1917-1918 елларда кире кайтып туганнарын да алып китә.
«Ел табибы-Ак чәчәкләр – 2014» бәйгесендә Яшел Үзән районы, Норлат хастаханәсенең баш табибы Илсөяр Таһирова «Беренче звеноның иң яхшы табибы» номинациясендә җиңү яулаган иде. Шулай ук аңа Татарстан хөкүмәте бүләге – «УАЗ» санитар автомобилен дә тапшырдылар.
Илсөяр ханым белән без дә элемтәгә кердек.
Районда урып-җыю башланды. Бу хакта 2014 нче елгы уңышны җыеп алу, урнаштыруга багышланган семинар-киңәшмәдә әйтелде. Киңәшмә эшендә  Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы һәм  белгечләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фермер хуҗалыклары  җитәкчеләре, баш агрономнар, ындыр табагы мөдирләре һәм комбайнчылар катнашты.
Изге Рамазан аенда олы ифтар ашын уздыру  районыбызда күркәм гадәт булып  урнашты. Менә быел да Биектау авылындагы “Тулпар” кафесына  барлык авыл җирлекләреннән  ураза тотучы мөселманнарны  чакырып  сыйладылар.
Кичә “Бөреле” ябык акционерлык  җәмгыятендә урып-җыюга багышланган семинар-киңәшмә булды.
Җәй айларында янгын  чыгу  куркынычы  бигрәк тә арта. Бу, беренче чиратта, кызулыкка бәйле. Шулай ук янгын чыгуга терлекләргә печән әзерләү дә  йогынты  ясый.
“Коркачык” аэродромында июльнең 11еннән 13енә кадәр  вертолет спорты буенча  Россиянең 49 нчы  ачык чемпионаты булды. Анда 26 экипаж катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International