Урып-җыю алдыннан

2014 елның 15 июле, сишәмбе





Кичә “Бөреле” ябык акционерлык  җәмгыятендә урып-җыюга багышланган семинар-киңәшмә булды.


Хуҗалыкның Сосновка бүлекчәсендә комбайнчылар, аларның ярдәмчеләре, баш инженерлар өчен  хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы, техниканы көйләү буенча  уку уздырылды. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм баш агрономнар  заманча киптерү-сортлау комплексы куелган беренче кыр станына бардылар.


Киңәшмәдә   Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин  чыгыш ясады. Комбайннарны кабул итү нәтиҗәсе буенча  иң яхшы хуҗалыклар билгеләп үтелде. Комбайнчылар хезмәтенә түләү, урак вакытында  урып-җыю  алдынгыларына  премияләр билгеләү мәсьәләләре дә игътибар үзәгеннән читтә калмады.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International