ЯҢАЛЫКЛАР


30
июнь, 2015 ел
сишәмбе
Быел районыбызның 18 мәктәбен 188 укучы тәмамлады. Мәктәп тәмамлау уңаеннан тәбрикләү өчен, укытучылары һәм ата-аналары белән бергә аларны «Биектау» универсаль спорт залына чакырдылар. Зал матур итеп, бәйрәмчә бизәлгән. Диварда – һәр мәктәпнең чыгарылышлары  бергә  җыелышып төшкән фоторәсемнәр.
Барлык авыл җирлекләреннән дин тотучыларны чакырып, Рамазан аенда зур ифтар  оештыру Биектау районында күркәм гадәткә әверелде. Агымдагы елда да нәкъ шулай  булды.
Соңыннан  Татарстан  Республикасы Президенты вазифасына  кандидат итеп күрсәтү өчен  кандидатураларны билгеләү буенча партия эчендә алдан тавыш бирүдә  Биектау районы сайлаучылары да катнашты.

Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская  дүшәмбе көнне Биектау районында киңәшмә уздырды.


29
июнь, 2015 ел
дүшәмбе
Медицина хезмәткәре көненә туры китерелгән «Ел табибы – Ак чәчәкләр-2015» дигән Республика конкурсының җиңүчеләрен бүләкләү церемониясе «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында (Мәскәү ур., 3) 2015 елның 19 июнендә 15.00 сәг. булачак.

27
июнь, 2015 ел
шимбә
2015 елның 25 июнендә  Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгында 2015 елның I кварталындагы эшчәнлек нәтиҗәләре буенча зыянга эшләгән яки табышларын киметүгә юл куйган мәгълүматлаштыру һәм элемтә оешмаларының финанс-хуҗалык эшчәнлеге йомгакларын тикшерү буенча баланс комиссиясе утырышы уздырылды.

26
июнь, 2015 ел
җомга
Совет спикер Сергей Нарышкин күрсәтмәсен үтәү йөзеннән төзелә. Агымдагы елның май аенда комитетка закон проектларына хуҗалык эшчәнлеге шартларына кагылучы төзәтмәләр керткәндә, җайлау йогынтысын бәяләү практикасын тарату өчен, Россия бизнес җәмәгатьчелеге белән хезмәттәшлекне активлаштыру юлларын эзләү турында уйларга күрсәтмә бирелгән иде.
Россия Федерациясе Дәүләт думасы 2015 елның  16 июнендә икенче укылышта «Дәүләт һәм муниципаль иҗхтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алу өлкәсендә контракт системасы турында» 2013 елның 5 апрелендәге  44-ФЗ номерлы Федераль законның 14 маддәсе 3 өлешенә үзгәрешләр кертүче проект кабул итте. Әлеге үзгәрешләргә ярашлы рәвештә, чит илләрдән товарлар  кертүне чикләүне яисә тыюны саклау мөмкин түгеллеге бердәм мәгълүмат системасында нигезләнергә, дәлилләнергә тиеш.

2015 елның19 августында Социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларның  III Республика форумы узачак. Әлеге Форум кысаларында секцияләрдә эшләр оештырылачак, СЮ КБОның иң яхшы гамәли эшләре күргәзмәсе дә эшләячәк. Форумда катнашырга теркәлү өчен, катнашучы гаризасын тутырып, 2015 елның 5 августына кадәр Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының электрон адресына юлларга кирәк: op.rt@tatar.ru

Татарстан Республикасыннан семинарда ТР икътисад министры урынбасары Булат Хаҗиәхмәтов, Инвестицияле үсеш агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Инсаф Галиев, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад сораулары буенча урынбасары Иван Кузнецов катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International