Бәйрәм буласы урынга барганда, икенче номерлы мәктәпне тәмамлаган бер баланың әнисе белән сөйләшеп киттек. Улының мәктәпне тәмамлавына куануы ананың йөзенә чыккан.
– БДИне ничек тапшырыр икән, дип бик борчылдык. Имтиханнарга артык исе китмәгән кебек тоела иде. Аллага шөкер, барысы да артта калды. Техникумга керергә җыена, мин аның теләген хуплыйм. Киләчәктә югары белем аласы килсә, институтны үзе сайлар. Өлкәннәрчә фикер йөртеп, аңлы рәвештә сайлар, – диде ул.
Күрсәтелгән вакыт җиткәндә, ата-аналар, укытучылар һәм кунакларга дип тәгаенләнгән ике яктагы трибуналар тулы иде инде. Уртадагысы гына буш, ул тантананың төп геройларын көтә. Ниһаять, аларны да залга чакыру мизгеле җитте. Мәктәп директорлары белән бергә чыккан 2015 нче елгы чыгарылыш сыйныф укучыларын зал алкышлап каршы алды. Уку тәмамлаучыларның иң күбе – Биектауның 2 нче мәктәбендә, олы тормышка 39 шәкертен озата ул. 1 нче Биектау, Әлдермеш, Дөбъяз мәктәпләрен – 21–16 бала, ә менә Учхоз, Коркачык, Суыксу, Мәмдәл мәктәпләрен 1–3 бала тәмамлаган.
Тантанада катнашучыларга сәламләү сүзләре белән Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин мөрәҗәгать итте.
– Барыгызны да: чыгарылыш сыйныф балаларын, укытучыларны, әти-әниләрне чын күңелдән мәктәпне уңышлы тәмамлаулары белән котлыйм, – диде ул. – Дәүләт имтиханнары инде тапшырылып беткән, кулларыгызда – аттестатлар. Тормыш дәвам итә. Сезнең алда хәзер бик җитди мәсьәлә тора: киләчәк тормыш юлын сайлау. Дөрес юлны сайларсыз, дип өметләнәм. Кызлар-егетләр залга кергәнне игътибар белән күзәтеп, алар арасында таныш йөзләрнең күп булуына шатланып утырдым. Кайсын район башлыгы олимпиадасындагы уңышлары өчен тәбрикләгәндә күргәнем бар, кайсыларын – көрәш келәмендә яисә башка спорт ярышларында, күбесе иҗади конкурсларда үзен күрсәтте. Кыскасы, бүген без бик күп сәләтле баланы олы тормыш юлына чыгарабыз. Белем һәм һөнәр алганнан соң, аларның туган районнарына кайтуын, аның патриотлары булуын һәм Биектау данын тагын да арт-тыру өчен тырышып хезмәт куюларын телим.
ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов та, балаларга изге теләкләрен җиткерде:
– Олы тормышка сез гүзәл, тотрыклы үсештәге республикабызда аяк басасыз. Сезгә үзегезнең мөмкинлекләрегезне һәм сәләтегезне күрсәтергә бөтен шартлар тудырылган. Вузларда һәм техникумнарда сезнең чит телләрне, мәгълүмат технологияләрен, икътисад нигезләрен өйрәнү мөмкинлегегез булачак, ягъни акыл ягыннан үсәчәксез. Теләгем шул: акыл белән беррәттән йөрәгегез дә үсеш алсын, акыллы һәм көндәшлеккә сәләтле генә түгел, игелекле, ярдәмчел, тыйнак, намуслы кешеләр булыгыз.
Быел 21 бала мәктәпне медальгә тәмамлады. Аларны «районның интеллектуаль элитасы» дип атадылар. Район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин белән мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов «Укуда аеруча уңышларга ирешкән өчен» дигән медальләр тапшырдылар. Югары бүләкне алырга, балалары белән бергә зал уртасына аларның әти-әниләре дә чыкты. Балаларга – медальләр, ә ата-аналарга Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Чыгарылышларга хәер-фатыйха сүзләре белән Биектау районы благочинные Виталий атакай, 1981 нче елда Ямаширмә мәктәбен тәмамлаган Айрат Зиннуров, 1 нче Биектау мәктәбенең ата-аналар активы мөрәҗәгать итте.
Укуда, спортта һәм иҗатта яхшы нәтиҗәләргә ирешкән балаларны хөрмәтләүне Биектау муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Мөхлисов башкарды. Бәйрәм – чыгарылыш кичәсе белән котлап, ул барысына да нык сәламәтлек, тормышта уңышлар, гаиләләрдә иминлек, балаларның бәхетле булуын теләде. Ул олимпиадалар һәм иҗади бәйгеләр призерларына, алдынгы спортчыларга Мактау грамоталары тапшырды.
Укытучы эшенең нәтиҗәләре укучыларның белемендә күренә. Бу кичәдә рус һәм инглиз телләре укытучыларына зур хөр-мәт күрсәттеләр: аларның укучылары БДИдә иң югары балларны җыйганнар. Мактау грамоталары һәм дипломнарны мәгариф бүлеге начальнигы Рамил Гаязов тапшырды.
Концерт номерлары кичәнең бизәге булды. Саксофончы Руслан Галимовка тамашачылар гөрләтеп кул чапты. Биектауның 1 нче мәктәбен-нән Әдилә Камалова, Дөбъяз мәктәбеннән «Май» дуэты чыгышларын да бик ошаттылар.
Биектауның ике мәктәбе директорлары Елена Гыйльманова белән Александр Шеваловскийның котлавы да музыкаль булды.
– Мәктәпләрегезне онытмагыз, без һәрвакыт сезнең тормыштагы уңышларыгызны күзәтеп барачакбыз. Ярдәм кирәк булса, килегез, сезнең белән очрашуга бик шат булачакбыз, – диде алар һәм «Есть только миг» дигән җыр бүләк иттеләр.
Мөһим вакыйга – Бөек Җиңүнең 70 еллыгы да игътибардан читтә калмады. Чыгарылыш кичәсендә катнашучылар Җиңү паркындагы һәй-кәлгә чәчәкләр куйды. Бу мактаулы миссияне үтәү өчен, һәрбер мәктәп үз вәкилен чыгарды. Биектауның 2 нче мәктәбен тәмамлаучыларның җавап сүзеннән соң, балалар саубуллашу вальсын биеделәр. Кичәнең тантаналы өлеше тәмамлангач, аларны урамга дискотекага чакырдылар. Алар өчен «Городские пижоны» ансамбле уйнады.
Кем белән генә сөйләш-мә, барысы да чыгарылыш кичәсеннән канәгать иде һәм әлеге очрашуны оештыручыларга рәхмәт әйттеләр.
Алинә Ганиева, Гөлүсә Нәбиева, Илүзә Габдрахманова Әлдермеш мәк-тәбен тәмамлаганнар. Үзләренә күрсәтелгән игътибардан кызларның түбәләре күккә тигән. Алар инде үзләре керергә теләгән уку йортларын да сайлаган.
– Без мәктәптән 18 кеше килдек. Бу кичә бик ошады. Мин КХТИга керергә җыенам, – ди Алинә.
– Ә мин мәдәният һәм сәнгать университетын сайладым. Безнең мәк-тәптә театр коллективы эшли, аның составында мин төрле конкурсларда катнаштым, күп тапкыр җиңүләр дә яуладык, – дип дәвам итә Гөлүсә.
Медаль алган Илүзә дә кайда укыячагын белә.
– Бюджет бүлегенә эләкмим, ләкин коммерциялесенә иркенләп керә алам. Медицина университетында укыячакмын, – ди ул, кистереп.
Менә шундый алар, 2015 нче елгы чыгарылыш сыйныф егет һәм кызлары, – максатчан, сәләтле, үз көчләренә ышанучан. Бәхетле һәм хәерле юл сезгә, балалар! Очар канатларыгыз талмасын!