ЯҢАЛЫКЛАР


3
сентябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

4 сентябрь сәгать 10:00да ИТ-паркта (Петербург урамы, 52 адресы буенча) Startup Sauna халыкара стартап-проектлар сайлап алу турын ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов ачачак.

1 сентябрь көнне Алан-Бәксәр төп гомуми белем бирү мәктәбендә барлык сыйныфларда да "Мин талантлы!" темасына Бөтенроссия ачык дәресе узды.  
1 сентябрь көнне Алан-Бәксәр төп гомуми белем бирү мәктәбендә Белем көненә һәм яңа уку елы башлануга багышланган тантаналы линейка булды.

2
сентябрь, 2015 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстанның гомуми белем бирү оешмаларында “Мәктәп эко-патруле” конкурсы башлана. Ул икенче ел рәттән үткәрелә. Быелгы яңалыкларның берсе – җитештерү һәм куллану калдыкларын тиешсез җирдә ташлауны автотранспорт чарасын теркәп видеога төшергән өчен 10 балл алу мөмкинлеге. Оештыручылары – Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы.

23-25 август көннәрендә Казанда пенсионерлар арасында компьютер грамоталылыгы буенча V Бөтенроссия чемпионаты узды. Ярышта Россиянең 71 субъекты, шулай ук Абхазия, Беларусь, Бельгия, Польша, Словения һәм Финляндия вәкилләре катнашты. Ярышларда катнашучыларның 20 проценты авыл һәм бистәләрдән килгән. 
28 август көнне Алан-Бәксәр авылында мәдәният йорты каршындагы мәйданда Республика көненә багышланган концерт булды.

1
сентябрь, 2015 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов бүген Яшел Үзән районына эш сәфәре кысаларында биредәге психоневрология интернатының эшчәнлеге белән танышты. Аны Татарстан Республикасы хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Александр Тыгин һәм башкалар озата йөрде.
Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш визиты кысаларында министрлык карамагындагы социаль хезмәт күрсәтү учрежденияләрендә булып кайтты.

Бүген Иннополиста 225 урынга исәпләнгән балалар бакчасы һәм «Иннополис» университеты карамагындагы халыкара мәктәп ачылды.

 «Ростелеком» оешмасының Татарстан Республикасында филиады директоры булып Диас Сафин билгеләнде. Моңа кадәр ул «МТС-Туркменистан» җәмгыятендә коммерция директоры вазыйфасын башкарган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International