ЯҢАЛЫКЛАР


7
сентябрь, 2015 ел
дүшәмбе
Шушы көннәрдә “Нечкәбил 2015” XI республика конкурсына нәтиҗәләр ясалды. Финалисткалар чыгышы йомгаклары буенча, “Мирас” номинациясында мактаулы беренче урынга Бөгелмә районыннан Елена Елизарова гаиләсе лаек булды.
Бүген инвалидлар җәмгыяте Татарстан Республикасы оешма командасы Ботенроссия «Пара-Кырым-2015» физкультура-спорт фестиваленә кузгала.
Шушы көннәрдә Биектауның “Өмет” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәте үзәге базасында “Яшүсмерләргә индивидуаль программа буенча хезмәт күрсәтүгә анализ” темасы кысаларында күчмә зона чарасы узды. Чара каршылыклы мөнәсәбәтле, көч кулланучы гаиләләргә юнәлтелгән иде.

Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталына комиссиясез түләүләргә идарә оешмаларын өстәү буенча эшне дәвам итә. Бүгенге көнгә 92 килешү төзелгән.

2015 елның 8 ае эчендә ТР дәүләт хезмәтләр Порталы аша татарстанлыларга 32,5 млн.электрон хезмәт күрсәтелгән, әлеге кхрсәткеч узган ел белән чагыштырганда 73% күбрәк.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов «Иннополис» махсус икътисадый зонасы Күзәтү советының чираттагы утырышын уздырды.

2015 елның сентябрендә “Татарстан Республикасында электрон мәгариф” дәүләт мәгълүмати системасында урта, гомуми, өстә, һөнәри мәгариф педагогларының квалификациясен арттыру буенча яңа модуль булдырылды.

Коркачык башлангыч мәктәбендә 1 сентябрь көнне белем бәйрәме узды.Беренче класста 7 бала белем алачак. Гадәттәгечә бу елны да "Таттелеком" элемтә челтәре укучыларыбызга футбол , баскетбол, волейбол туплары, кыршау, 5 пар чаңгы бүләк иттеләр.Шундый зур бүләк ясаганнары өчен аларга авыл халкы, балалар, әти -әниләр исеменнән чиксез рәхмәтләребезне белдерәбез. 

5
сентябрь, 2015 ел
шимбә
Казанның Яңа Савин районында Бондаренко һәм Әпсәләмов урамнары чатында Татарстандагы иң зур мәктәп – аерым фәннәр тирәнтен өйрәнелә торган 179нчы урта гомумбелем бирү мәктәбе ачылды. Белем көненә һәм мәктәпне ачуга багышланган тантаналы линейкада ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Казан мэры Илсур Метшин, шәһәрнең Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары хакимияте башлыгы Тимур Алибаев, Казан шәһәре мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин һ.б. рәсми даирә катнашты.
Иннополиста 225 урынга исәпләнгән балалар бакчасы һәм «Иннополис» университеты карамагындагы халыкара мәктәп ачылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International