Татарстан яшәүчеләре 2015 елда электрон хезмәтләр һәм сервислар аша 26 млн.сәгатен экономияләгән

2015 елның 7 сентябре, дүшәмбе

2015 елның 8 ае эчендә ТР дәүләт хезмәтләр Порталы аша татарстанлыларга 32,5 млн.электрон хезмәт күрсәтелгән, әлеге кхрсәткеч узган ел белән чагыштырганда 73% күбрәк.

Порталда теркәлүчеләр саны 1,4 млн. арткан.

2015 елның 8 ае эчендә:

22,9 млн. электрон сораулар башкарылган,

1,5 млн. электрон гариза җибәрелгән,

3,4 млрд сумга 3,1 млн түләү башкарылган.

 

Электрон рәвештә карталар аша түләүләр 89% җиткән (8% арткан).

Исегезгә төшерәбез, бүгенге көндә ТР дәүләт хезмәтләр Порталы аша 222 электрон хезмәт һәм сервислар алып була.


ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International