ЯҢАЛЫКЛАР


30
декабрь, 2015 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрылы тарафыннан үткәрелгән “Иң актив ТР дәүләт хезмәтләр Порталы кулланучы” республикакүләм бәйгесенең нәтиҗәләре ясалды.

Чаллыда IТ-паркта республикада беренче «Кванториум» балалар технопаркы ачылды. Аның ачылышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Стратегик инициативалар агентлыгы генераль директоры Андрей Никитин, Россия Президенты Администрациясе эксперт идарәсе башлыгы урынбасары Галина Махакова, Россия мәгариф һәм фән министры урынбасары Вениамин Каганов һәм башка рәсми затлар катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты, компаниянең Директорлар советы рәисе Рөстәм Миңнеханов Әлмәт шәһәрендә (Татарстан Республикасы) «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды. 

Татарстанда парк һәм скверлар дирекциясе булдырылачак. Хәзерге вакытта яңа структураның оештыру-хокукый формасы турында мәсьәлә хәл ителә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта ТР Президентының парк һәм скверлар мәсьәләсе буенча ярдәмчесе Наталия Фишман сөйләде.

Татарстанда быел Парклар һәм скверлар программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә җәмәгать киңлегенең 140 яңа объекты булдырылган. Шуларның 75 яңа төзелеш объектлары булса, 65е – капиталь төзекләндерү объектлары.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "ТАНЕКО" төзелеше проектын гамәлгә ашыру буенча республика штабының йомгаклау утырышын үткәрде. Чарада "Татнефть" ААҖ генераль директоры Наил Маганов, "ТАНЕКО" генераль директоры Леонид Алехин, ТР Презденты ярдәмчесе Ринат Сабиров, ТР Президентының нефть сәнәгате мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Шәфәгать Тәхаутдинов һәм башкалар катнашты. 

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада яңартылган ҖЭҮ (ТЭЦ) дә потенциалы түбән парлы турбиналарны кулланучы яңа энергоблокны эшләтеп җибәрде. Чарада шулай ук "Татнефть" ААҖ генераль директоры Наил Маганов, "ТАНЕКО" генераль директоры Леонид Алехин, ТР Презденты ярдәмчесе Ринат Сабиров һәм башкалар катнашты. 

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама муниципаль районына эш сәфәре кыла. Төп максаты – ТАНЕКО заводында булу һәм яңа объектлар төзүнең барышы белән танышу.

29 декабрь көненә республикада эшсезләр саны 16344 кешене тәшкил итә. Узган атнага караганда бу 458 кешегә күбрәк.  Шулай итеп, эшсезлек дәрәҗәсе элеккечә 0,79% тәшкил итә. 

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хезмәткәрләрнең хокукларын саклау, вакытында һәм тулысынча аларга хезмәт хакы түләү буенча эшчәнлеген дәвам итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International