ЯҢАЛЫКЛАР


1
апрель, 2016 ел
җомга

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы Роман Шәйхетдинов Татарстан Республика командасын WorldSkills һөнәрләр осталыгы беренчелегендә катнашуга команда әзерләү буенча Региональара компетенция үзәге ачу буенча эш группасы киңәшмәсе үткәрде.

Бүген ТР Хөкүмәте утырышында ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов Татарстан муниципаль берәмлекләренең “Халык контроле” системасына кабул ителеп чишелгән мөрәҗәгатьләрнең саны буенча рейтингын китерде. 

2016 елның 4 апреленнән 10 апреленә кадәр Татарстан Республикасы муниципаль районнарында АПК оешмалары арасында 2016 елгы язгы кыр эшләрен уздыруга әзерлек буенча конкурслар  үтәчәк. Конкурслар чәчү кампаниясен уздыруга әзерлек дәрәҗәсен күтәрү максатында үткәрелә.


31
март, 2016 ел
пәнҗешәмбе

«Шәхси мәгълүматлар турында»гы Федераль закон нигезендә, шәхси мәгълүматлар эшкәртүне башкарып та, Шәхси мәгълүматларны эшкәртү Реестрында теркәлмәгән операторлар ТР буенча Роскомнадзор идарәсенә белдерү хаты җибәрергә тиеш (Гарифҗанов урамы, 28а йорт, Казан, 420138, а/я 25). Роскомнадзор шулай ук реестрда 2011 елның 1 июленә кадәр теркәлгән операторлар өчен оператор турындагы мәгълүматларга узгәрешләр кертү турындагы документ формасының гадиләштерелүе турында хәбәр итә. Шул ук вакытта операторлар Роскомнадзорга мәгълүматлар узгәрү турында 2013 елның 1 гыйварына кадәр итәргә тиешләр иде. Тулырак мәглүмат – http://16.rkn.gov.ru/ сайтында.


30
март, 2016 ел
чәршәмбе

Ямаширмә балалар бакчасында гореф-гадәтләребезне искә төшерү, яшь буында рухи байлыкны баету максатыннан "Нәүрүз" бәйрәме узды.

 Язгы каникуллар алдыннан Ямаширмә мәктәбендә  ата-аналар  җыелышы булып узды.

Ямаширмә "Йолдыз" балалар бакчасында "Балачак көймәсе" исеме астында конкурс- фестиваль булып узды.


29
март, 2016 ел
сишәмбе

«Шәхси мәгълүматлар турында»гы Федераль закон нигезендә, шәхси мәгълүматлар эшкәртүне башкарып та, Шәхси мәгълүматларны эшкәртү Реестрында теркәлмәгән операторлар ТР буенча Роскомнадзор идарәсенә белдерү хаты җибәрергә тиеш (Гарифҗанов урамы, 28а йорт, Казан, 420138, а/я 25). Роскомнадзор шулай ук реестрда 2011 елның 1 июленә кадәр теркәлгән операторлар өчен оператор турындагы мәгълүматларга узгәрешләр кертү турындагы документ формасының гадиләштерелүе турында хәбәр итә. Шул ук вакытта операторлар Роскомнадзорга мәгълүматлар узгәрү турында 2013 елның 1 гыйварына кадәр итәргә тиешләр иде. Тулырак мәглүмат – http://16.rkn.gov.ru/ сайтында.

25 март көнне Каенлык авылында  татар халкының язгы бәйрәме - "Карга боткасы" булып узды. Алдан мәдәният хезмәткәрләре балалар белән өйдән-өйгә йөреп ярма, май, йомырка, тоз һ.б. ризыклар җыйдылар. Икенче көнне алардан тәмле ботка пешерелде. "Карга боткасы", коймак, кайнар чәйдән, башка тәм-томнардан барысы да авыз итте. Бәйрәм төрле уеннар, күңелле ярышлар белән үрелеп барды.


28
март, 2016 ел
дүшәмбе

"Биектау ТВ" телеканалының чираттагы хәбәрләр чыгарылышы дөнья күрде.

Хәбәрләрне сезне әлеге сылтау буенча карый аласыз:  https://www.youtube.com/watch?v=uLwrJnwtZJ0  

Игътибарыгыз өчен рәхмәт!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International