ЯҢАЛЫКЛАР


6
апрель, 2016 ел
чәршәмбе

Агымдагы елның 28 нче һәм 29 нче март көннәрендә Казанның "Солнечный" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү  үзәгендә мөмкинлекләре чикле балалар белән эшләүнең заманча алымнары һәм яңа технологияләре хакында фикер алыштылар. 

Кичә Тукай районы "Шәфкать" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре "М.И.Г." отряды волонтерлары белән берлектә “Өлкәннәргә юл бир” дип исемләнгән акция оештырды.

2006нчы елның 24нче июлендә чыккан “Аеруча социаль яклауга мохтаҗ булган инвалидлар өчен эш урыннары квоталау һәм резервлау турында” 60нчы номерлы закон һәм ТР Министралар Кабинеты тарафыннан 2007нче елның 4нче маенда кабул ителгән “Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан оешмаларда инвалидларны эшкә алу өчен эш урыннары квоталау тәртибе турында Нигезләмәне раслау хакында” 170нче номерлы карар нигезендә инвалидларны эшкә алу өчен оешмаларга квота билгеләнә.

1 һәм 2 апрель көнне Мәскәү шәһәренең дәвалау педагогикасы үзәге тарафыннан Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының кадрлар әзерләү һәм тармакны үстерү буенча комплекслы үзәге базасында мөмкинлекләре чикле булганнар белән эшләү буенча заманча алымнар һәм яңа технологияләр куллану темасына семинар уздырылды. 

30 нчы марттан алып 5 нче апрельга кадәр вакыт аралыгында республикада иң күп эштән китүчеләр эшкәртү сәнәгате өлкәсендә. Монда 208 кеше эшсез калган. Шулай ук азлап һәм күпләп сату өлкәсендә - 116 кеше. 

Бүгенге көндә республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 18456 эшсез кеше теркәлгән. Эшсезлек дәрәҗәсе бүгенге көндә 0,89% тәшкил итә. 

Информатика буенча XVIII Бөтенроссия олимпиадада катнашучы командалар җитәкчеләре Иннополиста булды. Кичә  олимпиадада катнашучылар ярышларның беренче турында көч сынашты, ә команда җитәкчеләре өчен Россиянең яңа шәһәренә экскурсия оештырылган иде.
 

 

2016 елның 4 апрелендә Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының конференц-залында «2016 елның иң яхшы почта элемтә бүлеге башлыгы» Бөтенроссиякүләм профессионал осталыгының региональ этабы узды. Региональ этапта 20ләп почта элемтәсе башлыклары катнашты. Конкурс нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр билгеләнде:

Бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталының “Автотүләүләр” сервисын популярлаштыру турында сүз барды. Аның турында ТР Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов сөйләде.

Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрылыгы республика гражданнарын экстрен оператив хезмәтләргә шалтыратуны кыска номерлар аша башкару турында мәгълүмат җиткерә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International