ЯҢАЛЫКЛАР


21
июль, 2016 ел
пәнҗешәмбе

ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр контакт-үзәге 2016 елның беренче яртыеллыгына нәтиҗәләр ясады


19
июль, 2016 ел
сишәмбе

2016 елның 11 июленән 15 июленә кадәр Татарстан Республикасы муниципаль районнарында АПК оешмалары арасында урып-җыю транспортының урып-җыюга әзерлеге буенча конкурс уза.

Татарстан Республикасында икмәк кабул итү предпримятиеләренең һәм элеваторларның бу ел ашлыгын кабул итү әзерлегенә тикшерү башланды.

Бу елның 21 - 22 июлендә Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының Вахитов ис. АХКК базасында Машина белән сыер саву осталарының 43 нче республика конкурсын үткәрү планлаштырыла. Конкурс операторларның һөнәри осталыгын камилләштерү һәм машина белән сыер савуның алдынгы ысулларын тарату максатында уздырыла.

Бу елның 13 июлендә Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов Авыл тематикасы буенча мәгълүмати-агарту проектлары Бөтенроссия конкурсының оештыру комитеты утырышын үткәрде.

12 июльдә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында «Сөтнең сыйфатын арттыру юллары: имчәк сәламәтлеге һәм сыер саву буенча иң яхшы тәҗрибәләр» темасына «Вимм-Билль-Данн» (PepsiCo компанияләре төркеме) ААҖ ярдәмендә оештырылган семинар-уку узды. Чарада 200дән артык кеше катнашты, болар: ветеринария белгечләре, зоотехниклар, республиканың сөтчелек хуҗалыклары җитәкчеләре, терлекчелек буенча консультантлар, шулай ук «Н.Э. Бауман ис. Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе» югары һөнәри белем бирү ФДБМУнең галимнәр-мөгаллимнәр составы катнашты.

Татарстанда балалары 9 нчы сыйныфны тәмамлаганнан соң 10 нчы сыйныфка кабул итмәү буенча әти-әниләрдән шикаятьләр килүне Татарстан Премьер-министры урынбасары — республика мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов раслады. Бүген Министрлар Кабинетында узган брифингта ул бу гамәлне закон нигезендә башкарылмавын билгеләп үтте.

Быел республиканың 1794 чыгарылыш сыйныф укучысына “Укудагы аерым уңышлары өчен” Россия медале тапшырылган. Бу чыгарылыш укучыларының 11 процентын тәшкил итә. Республика медале белән бүләкләнүчеләр 2,21 процент, ягъни 397 укучы. Бу хакта бүген Татарстан Министрлар Кабинетында узган матбугат конференциясендә республика Премьер-министры урынбасары — Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов хәбәр итте.

2016 ел нәтиҗәләре буенча, БДИ һәм тугызынчы сыйныфтан соң тапшырыла торган төп дәүләт имтиханы барышында физик затларга карата 23 административ беркетмә төзелгән. Бу хакта бүген Татарстан Министрлар Кабинетында узган матбугат конференциясендә республика Премьер-министры урынбасары — Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов хәбәр итте.

Бүген Казанда кооператив институтының яңа уку корпусы нигезенә беренче ташны салу тантанасы булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International