Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан 2016 елгы уңыш ашлыгын кабул итү, киптерү, чистарту, саклау һәм җибәрү буенча Татарстан Республикасы икмәк кабул итү предприятиеләренең һәм элеваторларының хезмәт күрсәтүләренә тәкъдим ителгән бәяләр расланды.
2016 елның 22 июленнән 17 августына кадәр Татарстан Республикасы муниципаль районнарында 2016 елгы уңышны урып-җыю чорында хезмәтне саклау һәм эшләрне имин башкару кагыйдәләрен үтәү айлыгы узачак.
Татарстан Республикасында 2016 елның 18 июленә 1492 га уңыш җыелган, 26,7 тонна ашлык суктырылган, уңдырышлылык - 36,2 ц/га.Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.
2016 елның 1 июленнән башланган яңа авыл хуҗалыгы елында Россия 583,8 мең тоннаашлык экспортлады, бу 2015 елның шушы чорына караганда 34,5%ка кбрәк. Бу хакта Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы сайтында хәбәр ителә.
Бүген КФУның филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Г.Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәнияте бүлегенә гариза биргән 130лап абитуриент татар теленнән имтихан тапшырды. Имтихан иртәнге 9да башланып, көндезге 12гә дәвам итте. Аның нәтиҗәләре иртәгә билгеле булачак.
Казанда Татарстан Республикасында “Уңышлы мәктәп” грантын оту өчен конкурсның икенче этабы тәмамланды. Беренче турдан 99 мәктәп узган иде.
“Халык инспекторы” дәүләт мәгълүмати системасында бу елның беренче яртыеллыгында 25 меңнән артык гариза килгән. Узган ел белән чагыштырганда әлеге күрсәткеч 40% арткан. 18 мең гариза хәл ителгән.
2016 елның беренче яртыеллыгында Татарстан яшәүчеләре “Табибка кабул итүгә язылу” электрон хезмәте белән 5,2 млн тапкыр кулланганнар, узган ел белән чагыштырганда бу күрсәткеч ике тапкыр күбрәк.
Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы Татарстан Республикасы яшәүчеләренә Иннополис шәһәрендәге вакансияләр турында хәбәр итә.
Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы республика яшәүчеләренә 2016 елның 20 июлендә планлы регламент-профилактик эшләр үткәрелү турында хәбәр итә.