Республика фәнни-гамәли конференциясе галим, коллекционер А.Ф. Лихачевның (1832-1890) 185-еллыгына багышланды. Конференциянең төп темасы – “Музей – белем бирү территориясе”.
Бу ялларда авылларда референдумнар узды. Халык үзара салым мәсьәләләре буенча тавыш бирде. Бишенче ел гамәлдә булган әлеге программа - авылларны төзекләндерүдә зур ярдәм. Бу хакта Кировта җирле үзидарәне төзекләндерү буенча узган совет утырышында Россия Президенты Владимир Путин да искәрткән иде. Ул Татарстандагы үзара салымны уңай бәяләп, башка төбәкләргә дә бу алымны кулланырга өндәде.
Татарстан Республикасының муниципаль районнарында авыл хуҗалыгында хезмәтне саклау буенча уку курслары үткәрелә. Шушы көннәрдә шундый укуда республиканың Әлки муниципаль районы авыл хуҗалыгы оешмаларының җитәкчеләре һәм белгечләре булды. Барысы 40тан артык кеше укыды.
2017 елның 10 аенда республиканың кулланучылар кооперациясе әзерләүчеләре һәр йорттан 404 килограммнан артык сөт җыйдылар. Татарстанның кулланучылар оешмалары берлеге белгечләре әйтүенчә, сөт җыю буенча иң югары күрсәткечләр Алексеевск, Баулы, Балык Бистәсе һәм Мәлки кулланучылар җәмгыятьләрендә. Бу юнәлештә Әгерҗе, Актаныш, Балтач, Бөгелмә, Кама Тамагы, Чирмешән һәм Чистай районнары кооператорлары калыша.
Н.Э.Бауман ис. «Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе” югары һөнәри белем ФДБМУ базасында «Меркурий» ФДМСында эшләү нигезләре буенча уку курсы узды. “Меркурий” ФДМСында эшләү өчен уку узу турында республиканың 18 ветеринария табибы сертификатлар алды.
Татарстанда шикәр чөгендерен эшкәртү дәвам итә. Сезон башыннан алып республиканың шикәр заводларына 1,8 млн. тонна татлы тамыр кабул ителде, шул исәптән: «Зәй шикәре» ААҖенә – 1,1 млн. тонна, «Буа шикәре» ҖЧҖенә – 486 мең тонна, «Нурлат шикәре» ЯАҖенә – 220 мең тонна.
«Бердәм Россия» сәяси партиясенең Татарстан төбәк берләшмәсендә бакчачылык җәмгыятьләренең инженерлык инфраструктурасын үстерү буенча республика ярдәмче программаларын гамәлгә ашыруга беренчел йомгаклар ясау буенча киңәшмә узды. Киңәшмә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Валерий Власов рәислегендә үтте. Чарада Татарстан Республикасы Бакчачылар берлеге рәисе Владимир Дейнекин, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре бүлеге башлыгы Александр Дружин, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.
2017 елның 21 ноябрендә Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында (Павлюхин ур., 75) Ачык ишекләр көне була. Әйләнә-тирә мохитне саклауга һәм Татарстан Республикасы террриториясендә экологик иминлекне тәэмин итүгә, табигатьтән файдалануга кагылышлы сорауларга Экология министрлыгы белгечләре җавап бирәчәк.
Бүген, 17 ноябрьдә, Швециянең Элливаре төбәгендә Халыкара чаңгы спорты федерациясенең чаңгы ярышлары старт алды.
Бүген Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгында төбәкләр вәкилләре катнашында Бердәм федераль мәгълүмат системасына авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр турында белешмәләр өстәү мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды. Чарада Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының бүлекләр башлыклары Александр Дружин һәм Ирек Садыйков катнаштылар.