Бүген, 17 ноябрьдә, Швециянең Элливаре төбәгендә Халыкара чаңгы спорты федерациясенең чаңгы ярышлары старт алды.
Анда Россиянең чаңгыда узышу буенча барлык җыелма командалары да катнаша. Составта Татарстан чаңгычылары да бар. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә республиканың Чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясе матбугат хезмәтеннән җиткерделәр.
«Аның нәтиҗәләре буенча Дөнья кубогының беренче этабына илнең төп командасы ачыклана», – дип хәбәр иттеләр федерациядән.
Ярышларның беренче көнендә Татарстан җыелма командасы чаңгычысы, халыкара класслы спорт остасы Юлия Чекалева 5 чакрым арага ирекле ысул белән индивидуаль узышта финишка 6 нчы булып килде. Ә республика данын яклаучы тагын бер чаңгычы, Россия чемпионы, спорт остасы Анна Нечаевская – унынчы, Анастасия Доценко егерменче булды.
Ярышлар 19 ноябрьгә кадәр дәвам итә.
МА "Татар-информ"