Бу - иң югары техник осталык, көчне дөрес куллану, искиткеч ныклык, чыдамлык һәм җиңү теләге булу дигән сүз, диелгән котлау телеграммасында.
Җыенга Татарстаннан кече бизнес вәкилләре һәм фермер хуҗалыклары җитәкчеләре җыелачак.
Татарстанда 400дән артык халык электрон чиратта балалар бакчасын алмаштырды. Гыйнвар азагыннана башлап дәүләт хезмәтләре Порталында әти-әнилрәр онлайн-формада балалар бакчасын алмаштыра алалар.
2017 елдан Татарстанда модульле сәүдә нокталары төзелеше программасы тормышка ашырыла башлады. Ул авылларны стационар сәүдә нокталары белән тәэмин итү максатын тота.
Татарстан хуҗалыкларында 2018 елгы уңыш өчен минераль ашлама туплау дәвам итә. Бүгенге көнгә республикада 90 мең тоннадан артык, ягъни һәр гектарга 30,7 кг минераль ашлама тупланган.
Медиарейтинг лидерлары - Сергей Собянин, Рамзан Кадыров һәм Сергей Аксенов.
20нче февраль көнне Вячеслав Володин рәислегендә Россия Федерациясе Дәүләт Думасы пленар утырышлар залында «Цифрлы икътисадның үсеше һәм аны финанслауның хокукый шартларын формалаштыру» темасына парламент фикер алышулары булды.
2018 елның 27 февраленнән 2 мартына кадәр «Крокус Экспо» Мәскәү күргәзмә үзәгендә «Сөт һәм ит индустриясе 2018» Терлекчелек, сөт һәм ит җайланмалары һәм технологияләренең 16 нчы халыкара күргәзмәсе узачак.
Хезмәт министрлыгы аңлатуынча, социаль пенсиянең уртача күләме 9 мең 62 сум булачак.
Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы белән Татарстан Республикасы Сәламәтлекне саклау министрлыгы киңәшмәсе нәтиҗәләре буенча Татарстанда үпкә яман шешен рентген сурәтләре аша интеллектуаль ачыклау технологиясен апробацияләү карары кабул ителгән.