Медиарейтинг лидерлары - Сергей Собянин, Рамзан Кадыров һәм Сергей Аксенов.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2018 елның гыйнварында иң күп искә алына торган губернатор-блогерлар егермелегенә кергән. Бу турыда Россиянең “Медиалогия” тикшеренүләр компаниясе хәбәр итә.
Татарстан Президенты рейтингта 11 нче урынны били. Массакүләм мәгълүмат чаралары Рөстәм Миңнеханов белән Владимир Путинның эшлекле очрашуын еш искә алган.
Россия төбәкләре җитәкчеләре арасында иң күп искә алына торган лидерлар исемлегенә Сергей Собянин (Мәскәү), Рамзан Кадыров (Чечня) һәм Сергей Аксенов (Кырым) кергән.