ЯҢАЛЫКЛАР


5
апрель, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан районнарында агулау машиналарының һәм сиптергечләрнең торышын тикшерәләр. Авыл хуҗалыгы оешмаларына «Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы белгечләре барып йөриләр.


4
апрель, 2018 ел
чәршәмбе

Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатлары Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан кертелгән “Органик продукция җитештерү турында”гы закон проектын беренче укылышта кабул иттеләр. Әлеге закон проекты органик продукция җитештерү өлкәсендәге мөнәсәбәтләрнең хокукый нигезләрен билгели.

Татарстанда мобиль сәүдә популярлашып бара. Бүгенге көндә Татарстан кулланучылар кооперациясе оешмалары берлеге автокибетләре республиканың 580нән артык торак пунктына хезмәт күрсәтәләр.

Кичә, 3 апрельдә, Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының «Элита» ДНП» АҖ базасында «Генетика, селекция терлек үрчетү: заманча эшләү ысуллары» темасына семинар узды. Чарада “Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эше буенча баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе” ДКУ башлыгы Ришат Зарипов, «Элита» ДНП” АҖ генераль директоры Фәннур Зарипов, районнар авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең селекция-нәсел хезмәтләре башлыклары, республиканың авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.


3
апрель, 2018 ел
сишәмбе

 

Элек ифтар мәҗлесе мөселман ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен бергә уза иде

2018 елның 18 апреленнән 20 апреленә кадәр Мәскәүдә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы ярдәмендә «Кондитер дөньясы-2018» тармак күргәзмәсе узачак. Чарада кондитер әйберләре һәм икмәк-күмәч әйберләре җитештерүчеләр һәм алар белән тәэмин итүчеләр катнаша ала.


2
апрель, 2018 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «2017-2020 елларга Татарстан Республикасында яшь фермерларга ярдәм» ведомство программасында катнашучы крестьян-фермер хуҗалыкларын сайлап алу буенча конкурс башлану турында игълан итә.


1
апрель, 2018 ел
якшәмбе

 

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе республикада яшәүчеләрне һава шартлары начарлануы турында кисәтә.

 

Моның өчен федераль бюджеттан 9,7 млрд сум чамасы акча бүлеп бирелә.

2017 ел йомгаклары буенча, «Татагролизинг» АҖ 1,11 млрд. сумлык 624 бер. авыл хуҗалыгы техникасы һәм җайланмалары саткан. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында шимбә көнне узган киңәшмәдә «Татагролизинг» АҖ генераль директоры Азат Җиһаншин сөйләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International