Элек ифтар мәҗлесе мөселман ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен бергә уза иде.
Казанда быел республика ифтары ике көн узачак һәм ул ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым оештырылачак. Бу хактагы мәгълүматны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә расладылар.
Элек ифтар мәҗлесе мөселман ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен бергә уза иде. Хатын-кызлар ифтары турында Россия һәм Татарстан мөслимәләре берлеге рәисе, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең хатын-кызлар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Наилә Җиһаншина җиткерде.
Быелгы ифтарның тагын бер үзенчәлеге булып, анда танылган мөнәҗәтчеләр чыгышы булачак.