Иртәгә, 29 июньдә, республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшем фаразланмый.
Рөстәм Миңнехановка сөт продукциясе турында QR код аша мәгълүмат алу турында сөйләделәр.
Татарстан дүртенче тапкыр кыр форматында үсемлекчелек, терлекчелек, авыл хуҗалыгы техникасы һәм җиһазлары өлкәсендә казанышларны күрсәтә.
Бюджет урыннары саны 2017 елга караганда 5 процентка артыграк.
Тәкъдимнәр җыю 30 июньгә кадәр дәвам итәчәк.
23 июньдә Казанда Мирный бистәсендәге Каенлыкта татар халкының Сабантуй бәйрәме узды. Бу – Сабантуйның төп мәйданы иде.
23 июньдә «Казан» Халыкара ат спорты комплексында 2018 елгы Сабантуй бәйрәменә багышланган ат чабышлары узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Казан шәһәре башлыгы Илсур Метшин һәм башка рәсми затлар катнашты.
2018 елның 19 - 21 июнендә Сөт бизнес академиясе базасында «Сөт терлекчелегендә азык җитештерүгә идарә итү» тренингы узды. Укуларны «Унибокс» ҖЧҖенең (Беларусь Республикасы) терлекчелек буенча консультанты Александр Лапотко үткәрде.
Татарстан Республикасының Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгында республикада яшәүчеләр арасында табибларга электрон язылу сервисы популярлыгын билгеләп үтәләр. Ел башыннан бирле татарстанлылар «Табибка язылу» электрон хезмәте белән 6 млн. тапкыр файдаланганнар.
Татарстан Президенты "хәләл" кебек продуктларны сертификацияләүгә җитдирәк карарга чакырды.