Татарстанда 33 градуска кадәр җылы булачак

2018 елның 28 июне, пәнҗешәмбе

 

Иртәгә, 29 июньдә, республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшем фаразланмый.

Татарстанда алдагы көннәрдә 33 градус җылы булачак. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

29 июньдә алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшем фаразланмый. Җил төньяктан, төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә исәчәк. Төнлә +11..+16˚, көндез +24..+29˚ градус җылы булачак.

30 июньдә явым-төшемсез алмашынучан болытлы һава көтелә. Җил төньяк-көнчыгыштан, уртача тизлектә исәчәк. Төнлә +12..+17˚, көндез  +26..+31˚ булыра дип фаразлана.

1 июльдә синоптиклар шулай ук явым-төшемсез алмашынучан болытлы һава торышы вәгъдә итә. Җил көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан исәчәк. Төнлә +14..+19˚, көндез +28..+33˚. җылы булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International