13 - 15 сентябрьдә Кремль яр буенда, Игенчеләр Сарае янында “Көзге төсләр” фестивале уза. Казан халкы һәм кунаклары натураль продуктларны татып карый һәм чын фермер продуктлары сатып ала алалар. Килүчеләрне конкурслар һәм мастер-класслар, шәһәрнең популяр кавер-төркемнәре катнашында концерт программасы көтә, алар фермер продукциясен татып карый алалар һәм башка мавыктыргыч чаралар була.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы 4 октябрьдән 13 октябрьгә кадәр беренче мәртбә Агросәнәгать комплексы атналыгын үткәрүне планлаштыра, ул тармак профессионаллары, башкала халкы һәм кунаклары өчен эшлекле, махсус һәм массакүләм-мәдәни чараларны үз эченә ала. АПК атналыгын әзерләү мәсьәләләре буенча бүген Авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Алексей Гордеев белән фикер алыштылар, Алексей Гордеев чараны хуплады һәм анда катнашуга әзер булуы турында ышандырды.
Татарстан Республикасында бүгенгә 4,2 млн. тонна ашлык җыелган, уртача уңыш – 29,9 ц/га. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сөйләде.
Бүген Казанда һәм Чаллыда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан оештырылган авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды. Азык-төлек товарларын республиканың муниципаль районнарыннан авыл хуҗалыгы җитешгтерүчеләре, шулай ук АПК предприятиеләре алып килде. Мәйданчыкларда шулай ук авыл кешеләренә дә, шәһәр кешеләренә ошый торган автолавкалар да бар иде.
Татарстанның Арча районы Яңа кырлай авылында Ат көненә багнышланган ат спорты ярышлары узды. 40, 80 һәм 120 километр дистанциядә бөтен республика спортчылары катнаша. Быел ярышларда беренче мәртәбә татар атлары да катнашты.
"Бәяләр узган елгы дәрәҗәдә сакланыр дип уйлыйм", - диде ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының азык-төлек базарын үстерү бүлеге җитәкчесе.
Рөстәм Кәлимуллин бер литр өчен бәяне сентябрьдән кимендә 21 сум кую үтенече белән мөрәҗәгать итте.
"Уртак тырышлык куеп, республикабызның киләчәктә тагын да үсешенә һәм алгарышына ирешербез дип ышанам", диелә мөрәҗәгать текстында.
Янгын Бөреле җәнлек совхозы бистәсендә чыккан
“Бердәм Россия” партиясе 72, 43 процент тавыш җыйган, КПРФ өчен 10,74 процент тавыш биргәннәр.