Биектау районында минималь сөт бәясен билгеләделәр

2019 елның 14 сентябре, шимбә

Рөстәм Кәлимуллин бер литр өчен бәяне сентябрьдән кимендә 21 сум кую үтенече белән мөрәҗәгать итте.

Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин районның сөт эшкәртү предприятиеләре җитәкчеләре белән очрашты. Очрашу барышында сөткә сатып алу бәясе турында фикер алыштылар. Рөстәм Галиуллович бер литр өчен бәяне сентябрьдән кимендә 21 сум кую үтенече белән мөрәҗәгать итте. Сөт продуктларын җитештерүчеләр мондый бәя белән килеште. Исегезгә төшерәбез, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, республика буенча сөтнең килограммын сатып алу уртача бәясе 19.05 сум.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International