Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Тукай муниципаль районында булды, анда язгы кыр эшләренең барышы белән танышты, механизаторлар һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре белән аралашты. Мәйданчыкта районда җитештерелә торган продукция, шулай ук Чаллыда җитештерелә торган авыл хуҗалыгы техникасы куелган иде.
Пандемиягә бәйле рәвештә җитештерүнең кайбер тармакларында һәм хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә икътисадый активлык кимү аркасында шәһәр халкының шактые эшсез калырга мөмкин. Шәһәр халкын сезонлы эшләр белән тәэмин итү мөмкинлеген исәпкә алып, эш бирүчеләр белән хезмәт мөнәсәбәтләрен оештыру максатында, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан “АВЫЛГА ҖӘЙГЕ ЭШКӘ – 2020” чакыру игълан ителде.
Бүген Тукай районына сәфәре барышында Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров йөк техникасын капиталь ремонтлау һәм сервис хезмәте күрсәтү буенча Идел буенда иң зур «Кориб» ГК компаниясендә булды. аның белән бергә министр урынбасары Тәлгать Таһирҗанов йөрде.
Яз җитүгә урамга, саф һавага чыгарга ашкынып торсак, быел исә хәлләр башкачарак... COVID-19 пандемиясе барлык планнарны да күккә очырды! Моңа бәйле рәвештә бик күп проблемалар да калкып чыкты, шулар арасыннан иң мөһиме, мөгаен, уку-укыту мәсьәләседер.
«Созвездие-Йолдызлык 2020» яшьләр эстрада фестиваленең зона турында җиңеп чыккан яшь талантлары белән таныштыруыбызны дәвам итәбез. Искәртеп үтәбез, фестивальнең зона туры Теләче районында узган иде.
2020 елның икенче яртысын да гәзит-журналлар белән үткәрергә теләүчеләр өчен мөһим вакыт дияргә мөмкин.
ТР Президенты клиникада ремонт эшләренең барышын тикшерде. Бирегә Кама аръягы районнарыннан коронавирус инфекциясе йоктырган пациентларны китерәләр.
Бөтен илләр һәм континентларны яулап алган коронавирус пандемиясе мәгариф системасына да үзгәрешләр кертте. Россиядә, язгы каникуллар тәмамланганнан соң, укучыларны дистанцион укытуга күчерергә дигән карар кабул ителде.
ТР Цифрлы үсеш министрлыгы Ак Барс Банк белән берлектә сайттагы цифрлы пропускларны рәсмиләштерү өчен уңайлы шәхси кабинет эшләде: https://covid19.tatarstan.ru/.
10 көн эчендә цифрлы пропусклар системасында Татарстан Республикасының 3000гә якын үзмәшгуле теркәлгән. Гомумән алганда, өстәмә максатлар буенча үзмәшгульләр өчен 9362 санлы пропуск бирелгән.