ЯҢАЛЫКЛАР


17
май, 2020 ел
якшәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы “2019-2024 елларга «Агростартап» проекты буенча крестьян-фермер хуҗалыкларын булдыру һәм үстерү” ведомство программасы буенча грантлар бирүгә крестьян (фермер) хуҗалыкларын сайлап алу конкурсына йомгаклару ясау турында хәбәр итә. Грантларның гомуми суммасы 159 млн. сумнан артык.

Татарстан Республикасында урнашкан уңай һава торышы кыр эшләрен мөмкин кадәр нәтиҗәлерәк башкарырга ярдәм итте, чәчүне көн саен 100 мең гектарга кадәр җиткереп булды. Бу хакта шимбә көнне Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров җиткереде.  

15 майда Халыкара гаилә көне билгеләп үтелде. Республика районнарында бәйрәм кысаларында агросәнәгать комплексының хезмәт династияләрен котладылар.   

16 майда Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров «Казан» агросәнәгать паркында булды һәм комплексны ачылуына җиде ел булу уңаеннан котлады һәм илдәге санитария-эпидемиология вәзгыяте шартларында аның ничек эшләвен тикшерде. Аның белән бергә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков та булды. «Казан» агросәнәгать паркында авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре белән эшләү өчен тудырылган мөмкинлекләр турында аның директоры Олег Власов сөйләде.


8
май, 2020 ел
җомга

Мөхтәрәм райондашлар, кадерле фронтовиклар һәм тыл хезмәтчәннәре!

      Сезне барыбыз өчен дә иң кадерле бәйрәм -- Бөек Җиңү көне белән чын күңелдән тәбриклим. Май аеның шушы матур көннәрендә без ветеран-фронтовиклар һәм тыл хезмәткәрләре батырлыгына, сугыш кырында ятып калган каһарманнар истәлегенә баш иябез, халкыбыз белән, аның тарихы белән горурланабыз. Бу Җиңүнең нинди бәягә төшкәнен без беркайчан да онытмаячакбыз. Барыгызга да сәламәтлек, бәхет, иминлек телим. Өйләрегездә һәрвакыт тынычлык һәм бәрәкәт булсын.


30
апрель, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Республика цифрлы үткәргечләр сервисында йорттан үз - үзеңне изоляцияләү чорында чыгу өчен яңа, уникенче максат - ачык һавада спорт белән шөгыльләнү барлыкка килде. Яңа максатны эшләтеп җибәрү турында Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин сөйләде.


29
апрель, 2020 ел
чәршәмбе

Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев социаль әһәмиятле авыл хуҗалыгы продукциясенә һәм азык-төлеккә бәйле вәзгыять мониторингы буенча Оператив штабының чираттагы утырышын үткәрде. Чарада Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.

28 апрельдә Казан дәүләт аграр университетында «Защита» студентлар хезмәт отрядын эшкә озату тантанасы узды. Быел отряд үзенең унынчы юбилей эшләренә китте. Университет ректоры Айрат Вәлиев һәм инфраструктура үсеше һәм җитештерү эшчәнлеге буенча проректор Наил Хәмидуллин «Защита» студентлар отрядының эшкә китүчеләре белән очраштылар һәм аларга үзләренең теләкләрен белдерделәр.

Татарстан Хөкүмәте «Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу» республика дәүләт программасының гамәлдә булуын 2025 елга кадәр озайтты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International