Тиздән республика кырларында бөртекле культураларны җыю эшенә керешәчәкләр. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азыктөлек министрлыгы үткәргән тикшерүдән күренгәнчә, Биектау районы сезонга 90 процентка әзер. Район хуҗалыклары урып-җыюдан нәрсә өмет итә һәм алдынгы игенчеләрне ничек хөрмәтлиләр?
Бердәм дәүләт имтиханнарының күбесе тәмамланып килә. Күп фәннәр буенча нәтиҗәләр әлегә билгеле түгел, шушы көннәрдә чыгарылыш сыйныфлары инглиз теле буенча имтиханның телдән бирелә торган өлешен тапшырдылар. Әлегә нәтиҗәләр 4 фән - рус теле, география, әдәбият һәм информатика буенча гына билгеле булды.
Без Биектау районы умартачыларының иҗтимагый оешмасы рәисе Алмаз Шакиров һәм фермер Марат Бәхтияров белән бергә Б.А.Хәмдиев КФХсының карабодай кыры янында басып торабыз. Карабодай кыры күзләрне камаштырырлык итеп ап-ак чәчәккә күмелгән. Бу кыр яныннан узучы автобус һәм автомобильләрдәге пассажирларны гына түгел, ә җиргә хуҗаларча мөнәсәбәтне югары бәяләүче күп санлы бал кортларын да үзенә җәлеп итә. Кыр өстендә бал кортлары безелди, алар бик актив эшлиләр, нектар җыялар - димәк, басуда тәртип: аларны биредә бик теләп каршы алалар.
Чернышевкада заманча, яңа китапханә булачак. Биредә һәр нәрсә чор сулышына аваздаш, хәзерге көн таләпләренә нигезләнеп оештырылган.
Мәктәп тәмамлаучылар өчен бик кызу чор башланды. Июль башыннан алар Бердәм дәүләт имтиханнары тапшыралар.
4 нче июньнән Биектау районы территориясендә сулыкларда куркыныч янауның “кызыл” дәрәҗәсе кертелде. Эчке эшләр министрлыгы һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре Әлдермеш авыл җирлеге башлыгы белән берлектә күлгә рейд уздырдылар. Коенырга рөхсәт ителмәгән әлеге урын хәзерге вакытта куркыныч чыганагы булып тора, анда “Су коену тыела!” дигән аншлаг эленгән. Мондый рейдлар Биектау районындагы барлык күлләр һәм сулыкларда да уздырылачак.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азыктөлек министрлыгы боерыгы нигезендә Биектау районы хуҗалыкларында урыпҗыю эшендә катнаша торган комбайннарның кырга чыгуга әзерлеген тикшерү буенча чаралар уздырылды.
Районның һәр кешесе дә үзе яши торган җирлекнең ямьле, җыйнак, матур һәм уңайлы булуын тели. Бүгенге көндә уй-фикерләү ягыннан да, матди яктан да үзгәрешләрдә һәркем дә катнаша ала. Үзара салым программасы нәкъ менә шуны күздә тота да инде.
Ел башыннан бирле республиканың иҗтимагый экологик кабул итү бүлмәсенә 3724 мөрәҗәгать кергән.
Агымдагы елның беренче алты аенда ТР Дәүләт хезмәтләре Порталы аша социаль ярдәм чараларын алу өчен 138 017 гариза бирелгән.