25 нче августта Биектау районының Олы Кавал авылында озак көтелгән вакыйга - 100 урынлы мәдәният йортын ачу тантанасы булды. Матур, яңа объект “Мәдәният” милли проекты кысаларында торгызылды. Мәдәният йорты ачылышында Биектау муниципаль районы Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин катнашты.
Конкурс нәтиҗәләре буенча иң яхшы катнашучылар ISEF-2021 Халыкара ярышларында Россия җыелма командасына керә алачак. ИТ-юнәлешләр буенча җиңүчеләр һәм призерлар Иннополис университетына читтән торып укырга керә алалар. Ә финалистлар «Талант һәм уңыш» фондының Президент грантларын алу программасына эләгә.
Иннополис Университетында түләүсез JavaScript, Data Science һәм тестлаштыру буенча көзге агымга җыю дәвам итә. Курсны тәмамлаучылар «Ак Барс Цифрлы технологияләр» компаниясенә эшкә урнаша алачаклар. Гаризаны 31 августка кадәр сылтама буенча калдырырга мөмкин.
12-13 сентябрьдә Казан ИТ-паркы Бизнес-инкубаторына 45 стартап сайлап алу узачак. Катнашу өчен мәгълүмати технологияләр өлкәсендә төрле карарлар эшләүче командалар чакырыла. Гаризаны сайтта бирергә мөмкин - http://kazanstartup.ru/
Бүгенге көндә чорыбызны глобаль проблемалар чоры дисәк тә, ялгышмабыз. Әлеге проблемаларны хәл итү җир шарында яшәүче һәр кешегә кагыла. Глобаль проблемаларның иң зурысы булып экологик проблемалар тора. Табигый байлыкларны үзләштергәндә, эшкәрткәндә һәм файдаланганда табигатькә азмы-күпме зыян килә, үзгәрешләр барлыкка килә.
Тиздән яңартылган Мүлмә мәктәбе үзенең укучыларын кабул итеп алачак. Балалар коронавирус таралу белән бәйле булган карантинда дистанцион рәвештә укыган чорда һәм җәйге каникул вакытында мәктәптә ремонт эшләре барды. Яңартылган мәктәптә бүген бөтенләй башка мохит хөкем сөрә. Якты, чиста, ямьле классларда, кабинетларда яңартылган парталар үзләренең нәни хуҗаларын көтеп тора.
Республикакүләм программалар - районнарны һәм авылларны үстерү өчен менә дигән мөмкинлек. Мәсәлән, “Безнең ишегалды” программасы нәтиҗәсендә 5 елда Татарстандагы 6,5 меңнән күбрәк ишегалдын тәртипкә китерү планлаштырыла. Мондый эшләр Биектау районында да тукталып тормый. Бөреле авыл җирлегендә ишегалларын төзекләндерү һәм күп фатирлы йортларны ремонтлау тулы көчкә бара.
«Мин - мәктәп укучысы» суперсервисын эшләтеп җибәрү эше - уку һәм укудан тыш тормышта балаларның шәхси цифрлы ярдәмчесе. Яңа мобиль кушымтаны булдыруда Казан, Чаллы, Бөгелмә, Актаныш, Түбән Кама, Саба, Арча һәм республиканың башка районнарыннан 100 дән артык мәктәп укучысы катнашты.
Районның үзәк мәдәният йортында район җитәкчеләренең “Татарстан көзгеләре” туристлык-рекреация кластерын булдыру проектының Зәңгәр күлләрне реконструкцияләү белән шөгыльләнүче вәкилләре белән киңәшмәсе узды.
“Элита” төп нәсел предприятиесе базасында сөт һәм ит терлекчелеге зоотехникселекционерларының өченче конкурсы, шулай ук мөгезле эре терлекләрне ясалма орлыкландыру буенча 42 нче республика конкурсы узды. Анда катнашучылар берничә төркемгә бүленделәр.