“Элита” төп нәсел предприятиесе базасында сөт һәм ит терлекчелеге зоотехникселекционерларының өченче конкурсы, шулай ук мөгезле эре терлекләрне ясалма орлыкландыру буенча 42 нче республика конкурсы узды. Анда катнашучылар берничә төркемгә бүленделәр.
Юк, бу үзешчән сәнгатьтә катнашучылар бәйгесе түгел, бу - авыл хуҗалыгы тармагы хезмәткәрләренең ярышы. Чараны менә шулай истә калырлык итеп башлап җибәреп, аны оештыручылар катнашучыларны уңай күрсәткечләргә рухландырырга теләгәннәр. Мөгезле эре терлекләрнең баш санын арттыру белгечләре Биектау районында беренче генә тапкыр җыелмыйлар. Чара флаг күтәрүдән башланды. Аннары республика авыл хуҗалыгының төрле тармаклары җитәкчеләре катнашучыларга мөрәҗәгать итеп чыгыш ясадылар.
- Сезгә әлеге чараларда уңышлар, әйбәт күрсәткечләргә ирешүегезне телим. Ә хөкемдарлар комиссиясе төгәл, гадел, нәтиҗәле эш итсен. Конкурсны ачык дип игълан итәм, - диде ТРның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов.
Хөкемдарлыкка килгәндә, конкурста катнашучыларга бәяләр берничә этап буенча бирелде. Теория, практика һәм хуҗалыкның җитештерү күрсәткечләре. Җиңүгә ирешү өчен аларның һәркайсында да иң яхшылар булырга кирәк иде. Тулырак мәгълүмат алу өчен без конкурсның төп хөкемдарына мөрәҗәгать иттек. -
Конкурсның теоретик өлеше - тестлар тапшыру, катнашучыларга тест уздыру. Көтүне яңарту технологларында гамәли өлеш - ясалма орлыкландыру технологиясе, шулай ук лаборатор эш, орлыкны эретү, - дип аңлатты ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының терлекчелектә нәсел эше баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Ришат Зарипов.
Моннан тыш, иң көчлеләрне УЗИ сканерчылар да ачыклый. Алар УЗИ сканердан файдаланып, мөгезле эре терлекләрнең үрчү органнары патологиясе диагностикасы уздыралар. Конкурста катнашучыларның кирәкле барлык җиһазлар белән дә тәэмин ителгәнлеген билгеләп үтәргә кирәк. Моңа Авыл хуҗалыгы министрлыгының нәсел предприятиесе җитәкчеләре белән бердәм, максатлы эшләве нәтиҗәсендә ирешү мөмкин булган.
- Бу кирәкле, яхшы чара. Белгечләрне, һаман бер урында таптанмасыннар, яңа юнәлешләрне, мөмкинлекләрне өйрәнсеннәр өчен, һичшиксез, чагыштырырга кирәк, - дип ассызыклады “Элита” нәсел предприятиесенең генераль директоры Фәннүр Зарипов.
Республика конкурсы бер генә көндә узса да, анда катнашучылар барысы да бу очрашудан зур канәгатьлек хисләре алдылар һәм яңа тәҗрибә тупладылар. Көн азагында нәтиҗәләрне исәпләделәр һәм җиңүчеләрне, призлы урыннарны алучыларны бүләкләделәр. Призлы урыннар алучылар арасында безнең район хезмәтчәне дә бар. “Татарстан” агрофирмасыннан Неля Терентьева “сөт терлекчелеге” категориясендә 2 нче урынны алды.
Эрнест АБДУЛАЕВ