ЯҢАЛЫКЛАР


25
сентябрь, 2020 ел
җомга

«Старт – Цифрлы технологияләр» бөтенроссия конкурсында катнашу өчен заявканы 5 октябрьгә кадәр "Фонд-М" АС системасы аша калдырырга мөмкин - https://online.fasie.ru. Конкурсның приз фонды 3 млн сум тәшкил итә.

«Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) VIII Милли чемпионатының йомгаклау сынаулары тәмамланды. Барлыгы 3000нән артык катнашучы арасында 130 компетенция буенча медальләр комплекты уйнатылды. 15 көнлек ярыш нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы җыелма командасы I дәрәҗә диплом һәм Кубокны алды.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, бүген 14:00 сәгатьтә «Агрополия» онлайн мәктәбендә беренче уку көне башлана. Дәрес агросәнәгать комплексын цифрлаштыруга багышлана. Уку барышында “Республика мәгълүмат-исәпләү үзәге” АҖенең цифрлаштыру һәм проектка идарә итү бүлеге җитәкчесе Дамир Фатыйхов цифрлаштыруның база төшенчәләре, автоматлаштыру турында сөйли, аларның кайда һәм ни өчен кулланылуын аңлата. Үсемлекчелекне автоматлаштыру белән галим-агроном Ирина Головатая җентекләп таныштыра.

Аграрийлар «Агрополия» мәгълүмат платформасында реаль вакыт режимында АПК өлкәсендә белем алырга һәм авыл хуҗалыгы эшчәнлегенең бөтен үзенчәлеген өйрәнә алалар. Система Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән Республика мәгълүмат-исәпләү үзәге базасында эшләнгән. Бу хакта бүген «Татар-Информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков хәбәр итте. Ул ассызыклаганча, АПК өлкәсендә яңа белемнәр алу, күнекмәләрне практикада куллану өчен заманча технологияләрдән һәм инструментлардан файдалану мөмкинлеген бирәчәк.

Бөреле мәдәният йортында “Эхо веков в истории семьи - тарихта без эзлебез” дип аталган шәҗәрә бәйрәме узды. Үзләренең нәсел җебе, гаиләләрендәге гадәтләр һәм йолалар белән таныштырырга Мамадыш, Кукмара, Балтач, Саба һәм Арча районнарыннан килгәннәр иде. Биектау районыннан әлеге чарада Батырхановлар-Галиевлар нәселе булды.


23
сентябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Дүшәмбе, 14 нче сентябрьдән Биектау районы буйлап мобиль поликлиника йөри башлады. Анда Казанның 7 нче шәһәр хастаханәсеннән табиблар - тар белгечләр кабул итәчәк. Без автополиклиниканы Дөбьяз участок хастаханәсе янында очраттык. Барлыгы ул 6 авылда булачак.

Җилле-яңгырлы көз җитү белән йортларны төзекләндерү иң көнүзәк темаларның берсенә әверелә. Биектау районында күп фатирлы йортларга капиталь ремонт ясау эшләре тулы көченә бара. Әлеге максатларда республика бюджетыннан 45 миллион сумнан күбрәк акча бүлеп бирелгән.

Сентябрьнең һәр өченче якшәмбесе урман һәм агач эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Рәсми яктан ул быел 41 нче тапкыр билгеләп үтелә һәм 20 нче сентябрьгә туры килә. Без Биектаудагы “Урман-янгын үзәге”ндә булдык.

Россия Президенты Владимир Путин, 23 сентябрьдә Федерация Советы әгъзалары алдында чыгыш ясаганда, Хөкүмәткә илнең балансланган, гармонияле үсешен тәэмин итәргә һәм авыл территорияләрен үстерүгә резервлар эзләргә кушты.


22
сентябрь, 2020 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 8-800-444-16-70 бердәм кайнар линия телефоны эшләвен дәвам итә. Ул эшли башлаганнан бирле(бу елның апрель аенда) Министрлык белгечләре 432 шалтыратуга җавап бирделәр. Мөрәҗәгать итүчеләрнең күбесен (43%) авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә һәм фермерларга дәүләт ярдәме чаралары кызыксындыра. Шулай ук торак мәсьәләләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә эшкә урнашу мөмкинлекләре һәм агросәнәгать тармагы турында төрле характердагы белешмә мәгълүмат актуаль булып чыкты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International