Халык мобиль поликлиника эшеннән канәгать

2020 елның 23 сентябре, чәршәмбе

Дүшәмбе, 14 нче сентябрьдән Биектау районы буйлап мобиль поликлиника йөри башлады. Анда Казанның 7 нче шәһәр хастаханәсеннән табиблар - тар белгечләр кабул итәчәк. Без автополиклиниканы Дөбьяз участок хастаханәсе янында очраттык. Барлыгы ул 6 авылда булачак.

14 нче сентябрьдән халыкка диспансерлаштыру уздыру өчен күчмә автокомплекс эшли башлады. Анда тар профильдәге белгечләр катнаша. Белгечләргә участок терапевтыннан юллама алып мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Автобус Дөбьяз, Чыпчык, Усад, Мәмдәл һәм Шәпше авылларында 5әр көн булачак.

- Проект ел саен эшләр, дип планлаштырыла.

Әлеге проект кысаларында еракта урнашкан авыл җирлекләрендә сыйфатлы, заманча медицина ярдәме күрсәтеләчәк, - диде Биектау районы үзәк хастаханәсенең халыкка медицина хезмәте күрсәтү буенча баш табиб урынбасары Фасиль Вәлиев. Әлеге комплекс Биектау районында бер айдан артыграк, 23 октябрьгә кадәр булачак.

Проект “Демография” милли проекты кысаларында оештырылган. Шулай ук әлеге объектта “65тән өлкәнрәкләр” проекты да эшли. Аның кысаларында 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне мобиль поликлиникага алып киләчәкләр.

Халык әлеге проектны хуплап каршы алган.

- Мин мобиль поликлиника эшеннән канәгать, бик уңайлы, - дип сөенүен белдерде Гөлсинә Нурмөхәммәтова.

Әлеге проект республика күләмендә гамәлгә ашырыла. Аның нәтиҗәсендә Татарстанның иң ерак төбәкләрендә дә квалификацияле белгечләр янына килеп тикшеренү мөмкинлеге барлыкка киләчәк.

Галия ИЛДАРОВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International