Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Азат Җиһаншин Биектауның 1 нче номерлы гомуми урта белем бирү мәктәбендә булды. Ул мәктәптә кайнар ризык белән туклануны оештыру тәртибен карады, ашханәнең матди-техник яктан тәэмин ителешен тикшерде, укучылар менюсына бәйле сораулар бирде, шулай ук ашханә хезмәткәрләренең эш шартларын өйрәнде.
2020 елда телефон ярдәмендә һәм интернет аша эш итүче мошенниклар Татарстан халкының якынча 20 млн сум акчасын алдап алганнар. Алар барыннан да ешрак үзләрен банкларның куркынычсызлык хезмәтендә эшләүчеләр дип таныштырып алдыйлар. Аннары алдаулар интернет хезмәтләрдән файдаланганда да күзәтелә. Мондый эшләр гадәттә судка кадәр барып җитми, акчаны да кире кайтарып булмый. Зур масштабларда алдау бизнесы ничек башкарыла?
Ярышлар вакытында, гадәттә, укучылар дәресләрдән азат ителә. Сер түгел, балалар өчен моннан да зур шатлык булуы мөмкин түгел. Өстәвенә, төшке ашка да алар вакытында өлгерделәр. Безнең редакция хезмәткәрләре дә бу көнне мәктәптә балаларның ничек туклануы белән кызыксынды.
Биектау станциясендә урнашкан “Чаңгы базасы”нда тәүге тапкыр “Высокогорские вести” - “Биектау хәбәрләре” газетасы призына чаңгы ярышлары узды.
“Биектау” спорт комплексында милли көрәш буенча Биектау районы Башлыгы Кубогына ярышлар узды. Көрәшнең иң кискен мизгелләре, җиңүчеләр һәм катнашучыларның хисләре спортчылар өчен дулкынланып торган җанатарларны сөендерерлек булды.
Узган ял көннәрендә «Усад» автодромында кышкы трек автомобиль узышлары буенча Россия Кубогына һәм Россия автомобиль федерациясе Кубогына ярышларның 4 нче этабы узды. Гадәттәгечә, ярышларны тамаша кылырга Биектау районыннан һәм республикадан гына түгел, ә Россиянең күп кенә төбәкләреннән әлеге кызыклы һәм мавыктыргыч спорт төренең җанатарлары килә. Быелгы ярышларда да дөньякүләм, Европа чемпионы исемен алуга ирешкән тәҗрибәле пилотлар һәм Россия дәрәҗәсендә җиңү яулаган, призлы урыннар алган спортчылар катнашты. Безнең хәбәрчеләр дә узышчыларның бозда машина йөртү сәнгатен күзәттеләр һәм анда алган тәэсирләре белән газета укучыларыбыз белән дә уртаклаштылар.

“Тургай” балалар бакчасы тәүге юбилеен билгеләп үтте. Бу көн әлеге бакчада тәрбияләнүчеләрдән рәхмәт сүзләренә, бәйрәм кунакларының ихлас котлауларына һәм бүләкләргә юмарт булды.
Элемтәчеләр Идел буенда Мегафонның 17-24 яшьлек абонентлары тәртибен анализлады. Тикшерү нәтиҗәләре буенча Татарстан студентлары мобиль интернет-активлык рейтингының җиденче баскычын алды, ай саен уртача 26 ГБ йөкләнде. Мондый күләмдә трафик электрон почта аша 1,7 меңнән артык курс эшләрен җибәрү өчен җитә.