Ярышлар вакытында, гадәттә, укучылар дәресләрдән азат ителә. Сер түгел, балалар өчен моннан да зур шатлык булуы мөмкин түгел. Өстәвенә, төшке ашка да алар вакытында өлгерделәр. Безнең редакция хезмәткәрләре дә бу көнне мәктәптә балаларның ничек туклануы белән кызыксынды.
Билгеле булганча, укучыларны кайнар ризык белән тәэмин итү эшен төрле ведомство вәкилләре тикшерә. Без бу юлы мәктәптә балаларны кайнар ризык белән тәэмин итү буенча эшнең куелышын тикшерүче рәсми төркемнән башка гына күзәттек. Әти-әниләр төп эксперт ролендә булдылар. Балалары мәктәптә укыган әти-әниләр хәзер укучылар тормышында тагын да активрак катнаша. Билгеле булганча, мәктәпләрдә тәрбия, кизү тору, азык-төлекнең сыйфатын тикшерү эшләрендә дә әти-әниләр ярдәм итә. Коркачык урта мәктәбендә балаларны тукландыру сыйфаты ничек куелган, пешергән ризыклар балаларга һәм әти-әниләргә ошыймы? Бу сорау белән без дә кызыксындык.
Пандемия башланганнан бирле мәктәпләрдә еш кына төрле ведомство вәкилләре тикшерү уздыра. Тикшерүчеләр туклануны өйрәнү барышында да күп мәсьәләләргә ачыклык кертү зарурлыгы булуны билгеләп үтә. Туклану, ризыкка мөнәсәбәт, файдалы азык турында да күп сөйләргә кирәклеге билгеле булды. Коркачык мәктәбе җитәкчелеге бу эшкә әтиәниләрне дә тартырга кирәк дигән фикергә килгән. Тикшерү барышында әти-әниләр меню өйрәнәләр, ризыкны балаларга тарату алымнарын, кайнар килеш табынга куелуын ачыклыйлар. Ризыкның саклану вакытына, баланың ашап бетерү-бетермәвенә дә игътибар итәләр. Коркачык мәктәбе ашханәсе дә, башка бик күп авыл мәктәпләре ашханәләре кебек, бик зур түгел. Сыйныфлар өчен аерым ашау оештырылган, социаль дистанция саклана. Башлангыч сыйныфта укучылар өчен меню дә башка. Алар иң беренче ашарга утыралар.
Мәктәпнең ата-аналар комитеты җитәкчесен иң беренче чиратта нәрсә борчырга мөмкин? Балалар ач йөрмәсеннәр, тәмле сыйфатлы ризык ашасыннар. Аннары инде калган шартларга да игътибарны юнәлтергә була. Рәсми булмаган тикшерү барган көнне балаларга бәрәңге боламыгы, аның янына туралган ит, салат бирелде.
“Мәктәптә балаларның ничек туклануын тикшерү буенча график төзедек. Тикшерүне атнага бер тапкыр уздырырга ниятләдек. Бу атнада 1 «А» сыйныфы кизү тора. Минем кызым да шул сыйныфта укый. Ул нәзберегрәк, ризык талымлый. Ә менә мәктәптә пешерелгән ризык аңа бик ошый”, - ди Ландыш Гибатуллина.
Әти-әниләр мәктәптә график буенча кизү тора. Әлегә алар тарафыннан балаларны ашату мәсьәләсендә бер генә җитешсезлек тә ачыкланмаган. Яшелчә, ит - барысы да бар, аларны саклау режимы да үтәлә. Өлкән сыйныфларда укый торган балалар, ашарга 5-10 минут кала ашханәгә килеп, өстәлләргә тәлинкәләрне куеп чыгалар.
“ Ү з е б е з н е ң м ә к т ә п пешекчеләре әзерли торган ризыклар бик тәмле. Алар ризыкны төрләндереп бирәләр. Күбрәк ботка, токмач, итле ризыклар була. Мин үземнең ө л е ш н е һ ә р в а к ы т а ш а п бетерәм”, - ди 5 нче сыйныф укучысы Риана Рамазанова.
Без ризык пешерү цехында, азык-төлек саклана торган складларда булдык. Бар да тәртиптә, пөхтәлек, чисталык хөкем сөрә. Әмма, һәрвакыттагыча, эшче куллар гына җитеп бетми.
“Ашханәдә 3 кеше эшлибез. 190 балага ризык пешерәбез. Иң элек башлангыч сыйныф укучыларын ашатабыз. Алар барлыгы 87 бала исәпләнә. Алар артыннан өлкән сыйныф укучылары килә. Башлангыч сыйныф балалары өчен азык-төлек Департаменттан китерелә. Килгән ризык сыйфатлы, барысы да бүген генә пешкән була”, - ди ашханәдә эшләүче Диләрә Харисова.
Мәктәп ашханәсе тулы көченә эшли. Кайчандыр биредә суыткычлар җитмәү белән интегәләр. Бу мәсьәлә дә хәл ителгән. Бүгенге көндә ризыкны җылыту техникасы алу турында хыялланалар.
“1-4 нче сыйныф укучылары бушлай туклана. 5-11- нче сыйныф укучылары рационында итле ризыклар булу мәҗбүри. Без Казанның азык-төлек һәм социаль туклану Департаменты аша эшлибез. Район җитәкчелеге күп балалы гаиләләргә ярдәм итә. Безне бер генә мәсьәлә борчый, - ашханәгә эшче куллар җитешми”, - дип билгеләп үтте мәктәп директоры Рузаль Шәйдуллин. Аның фикеренчә, мәктәпкә тагын бер пешекче бирсәләр, бераз гына эш җиңеләер иде.
Коркачык мәк тә б ендә алга таба да аш-су блогында эшләүчеләр, укытучылар, мәктәп җитәкчелеге, әтиәниләр укучыларның тамагы туйсын, ач йөрмәсен, сыйфатлы ризык ашасын өчен тырышачак. Әти-әниләрнең ашханәдә кизү тору графигы озак вакытка төзелгән.
Галия ИЛДАРОВА