ЯҢАЛЫКЛАР


15
сентябрь, 2021 ел
чәршәмбе

Казанда ел да оештырыла торган көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланып китте. Бу бакчалары һәм дачалары булмаган башкала халкына яхшы сыйфатлы продуктлар алып калу өчен менә дигән мөмкинлек. Сентябрьдән башлап, кышның тәүге ае тәмамланганга кадәр, ел саен казанлылар өчен сезонлы палаткалар эшли, аларда Биектау районының авыл хуҗалыгы предприятиеләре үз продукцияләрен тәкъдим итәләр. Узган шимбәдә ярминкә Авиатөзелеш районында уздырылды. Аны үткәрүнең даими урыны - Ленинград урамы. Ярминкәгә Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов һәм Биектау районы Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин да килде.


12
сентябрь, 2021 ел
якшәмбе

Һәркем үз язмышы белән туа. Берәүләрнең тормыш юлы озын һәм туры, икенчеләрнеке – сикәлтәле... Нинди генә булса да, аны үзебезгә үтәсе, шулай язылган. Шул юлны узганда егылып салынган яралар тормыш тәҗрибәсен баета, яшәргә өйрәтә икән.

Шәригать буенча финанс пирамидаларында катнашырга, челтәрле бизнеста эшләргә ярыймы? Ни өчен челтәрле бизнеста сатыла торган товарны алмау хәерлерәк? Казанның «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин белән шул турыда сөйләштек.

Биектау районы мәктәпләрендә балаларны эвакуацияләү буенча күнегүләр уза. 10 сентябрьгә кадәр районның 31 мәктәбендә дә шундый ук иминлек дәресләре уздырылачак. Бүгенге көндә мәгариф учреждениеләренең 60%ы эвакуацияләү күнегүләрен барлык таләпләренә туры китереп уздырды. Чернышевка мәктәбендә, мәсәлән, балалар имин зонага нибары 1 минут эчендә чыгып бетте.

Яңа уку елына аяк бастык. Куркынычсызлык иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булганлыктан, ул даими игътибар таләп итә. Биектау районының янгын-коткару гарнизоны белем бирү учреждениеләре коллективлары һәм укучылар гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда үзләрен ничек тотарга кирәклеген алдан ук белеп торсыннар өчен балалар күп булган урыннарда янгын-тактик өйрәнүләр уздыра.

Юл хәрәкәтендә куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен беренче чиратта үзеңне юлда дөрес тотарга кирәк. Шушы максаттан чыгып, Биектауның 2 нче гомуми урта белем бирү мәктәбендә укучыларга өс киемнәрендә һәм сумкаларда яктылык кайтаргыч элементлар булырга тиешлеге турында искә төшерделәр.

Янгыннарга каршы өлкәннәр генә түгел, балалар да көрәшә. Аларның эше, әлбәттә, алгы сызыкта түгел, ә профилактик юнәлештә бара. Шул ук вакытта аларның да эш нәтиҗәләре буенча үз күрсәткечләре бар. Мәсәлән, безнең республикада яшь янгын сүндерүчеләрнең иң яхшы дружинасын сайладылар. Беренче урында - Яр Чаллы. Аларның эзенә басып биектаулылар бара. Чернышевка урта гомуми белем бирү мәктәбенең “Огонек” командасына лаеклы бүләкләрен тапшырдылар.

Биектауның хоккей мәктәбендә тәрбияләнүчеләргә Милли хоккей лигасы уенчысы Андрей Свечников җитәкчелегендә күнегүләр белән шөгыльләнү мөмкинлеге тудырылды. Хоккей йолдызы 20 яшендә дөньяның иң яхшы лигасы тарихында ике тапкыр үзен танытты. “Каролина Харрикейнз” клубы һөҗүмчесе балалар белән чын күңелдән кызыксынып күнегүләр уздырды, осталык серләре белән уртаклашты һәм лакросс стилендә үзенә генә хас булган голны күрсәтте.

Соңгы елларда районнардагы бала табу йортлары бер-бер артлы ябылды. Әле шушы арада Мамадышта да шундый үзгәрешләр булды. Моның сәбәбе нидә? Җирле халык өчен бу нинди кыенлыклар тудыра? «Интертат» шушы уңайдан яшь әниләр һәм белгечләр белән аралашты.

Өченче ел рәттән Татарстанда авыл җирлегендә яшәүче яшьләр өчен "Яшьләр туры" уздырыла. Аны республиканың яшьләр эшләре министрлыгы оештыра. Тур кысаларында министрлык вәкилләре, районнарда һәм авылларда булып, яшьләргә авыл хуҗалыгына һәм яшь авыл белгечләренә дәүләт ярдәме чаралары, шулай ук муниципаль, төбәк һәм федераль дәрәҗәдә авыл яшьләренең инициативаларына ярдәм итү буенча грантлар, конкурслар һәм башка чараларның киң спектры белән таныштырачак. Тур барышында яшьләрнең актуаль мәсьәләләре һәм аларны хәл итү механизмнары буенча ачык фикер алышулар булачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International