ЯҢАЛЫКЛАР


29
июль, 2014 ел
сишәмбе
Татарстан башкаласын Россиянең балалар туристик маршруты үтә торган шәһәрләр исемлегенә керттеләр.
Азнакай мөселманнары Рамазан аен зур түземсезлек белән көтеп алды. Изге айда башкарылучы барлык хәерле гамәлләргә өстәп, Азнакайда ата-аналар инициативасы белән, мәчеттә балаларны укыту да оештырылды.

22
июль, 2014 ел
сишәмбе
Казан халкын чүпне төсле савытларга бүлеп җыярга өйрәтмәкчеләр. Фәнни телдә бу селектив чүп җыю дип атала, ягъни аерып.
Кечкенәдән тозлы белән баллыны кушарга ярамаганлыкны беләбез. Ә менә Ольга Вольшинец тоз һәм борыч кушып менә дигән шоколад ясый белә.
1 октябрьдән юллардагы тәртипне халык үзе саклый башлаячак. «Халык инспекторы» дигән яңа мәгълүмати система җәяүлеләрнең дә, руль артында йөрүчеләрнең дә хокукларын якларга, ялгышларын күрсәтергә булышачак.
Зарланырга яратабыз без. Тегесе дә начар, монысы да. Ә менә минем бүгенге әңгәмәдәшем зарланмый. Тыйнак кына елмаеп, сабыр гына үз эшен эшли. Бүген татар теленең язмышын хәл итә торган өлкәдә, ягъни интернетта эшли ул. Кайбер иптәшләр белән шаярыбрак «Матбугат министры» дип тә йөрибез без аны. Анысының нигә икәне әңгәмәдән аңлашылыр кебек, тик менә бу ил дөрес юлдан барса, нәкъ менә шундый кеше министр булырга тиештер дип уйлыйм мин.

15
июль, 2014 ел
сишәмбе
«Телеграмм баганасы чәчәк аткач, кайтырбыз» дип җырлаганнар ди әти–бабайлар сугышка киткәндә. Телеграмм баганасы чәчәк атмаячак, кире көтмәгез... Универсиада дигәннәре вакытында хәтта шул телеграмм баганалары чәчәк атты бит, әй! Телеграмм баганаларындагы кәрзиннәрдә шау чәчәк аткан гөлләр торасын белгән булсалар, бабайлар да өметсезлекне башкачарак бәяләгән булырлар иде.
Казан шәһәренең Тынычлык бистәсендәге «Тынычлык» мәчете ишегалдына «Рамазан хәзинәсе» дигән суыткыч куелган. Теләгән һәркем мохтаҗлар өчен хәер-сәдака итеп, әлеге суыткычта ашамлыклар калдырып китә ала.
Казанның яңаруына, дөресрәге, рухын кайтаруга үз өлешен кертеп, «Шәһри Казан» бүген өр-яңа сәхифә ачып җибәрә. «Иске-яңа Казан» башкаланың тарихи урыннарына фотосәяхәткә чакыра.
Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз диләрме әле? Яшел Үзән районының Олы Карауҗа авылында яшәүче Чулпан Галиуллин турында да әнә шулай әйтергә була. Аучылык белән дә шөгыльләнә ул, белеме буенча педагог, капкага тимердән бизәкләр дә бөгә, кирпеч тә сала, агачтан төрле сыннар, җиһазлар ясый, әле менә җәнлек, балык тиреләрен салдырып, сувенирлар ясау белән мавыга башлаган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International