Казан белән Россия балаларын да таныштырачаклар

2014 елның 29 июле, сишәмбе





Татарстан башкаласын Россиянең балалар туристик маршруты үтә торган шәһәрләр исемлегенә керттеләр.



Балалар өчен туристик маршрут оештыруны үз эченә алган проект узган ел старт алган иде. Россиянең 52 төбәгеннән 18 мең мәктәп укучысы Санкт-Петербургта булды, аның истәлекле урыннары белән танышты. Быелдан щлеге проектның географиясе тагы алты шәһәргә арта. Хәзер Санкт-Петербургка Россиянең Алтын Боҗрасы (Золотое Кольцо) шәһәрләре, Ясная Поляна, Мәскәү һәм Казан да кушыла.


Киләсе елда балаларның туристик маршруты тагы да киңәер дип көтелә. “Бөек Җиңүнең 70 еллыгын уздыру уңаеннан, әлеге маршрутларда сугыш еллары вакыйгаларына һәм хәрби дан урыннарына зур игътибар юнәлтеләчәк. Шәһәрләр исемлегенә Волгоград, Брянск, Орел, Белгород, Курск һәм, әлбәттә, Кырым һәм Севастополь керәчәк”, - дип белдерә Россия мәдәният министрының беренче урынбасары Владимир Аристархов.


Бу күркәм проектта 20 меңнән артык мәктәп укучысы катнашыр дип фаразлана.  Финанс мәсьәләсенә килгәндә, проект 200 миллион сумга төшәчәк, дип белдерә проект авторлары.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International