ЯҢАЛЫКЛАР


22
апрель, 2015 ел
чәршәмбе

 “Новости России” җәмгыяти-мәгълүмати агентлык,  «Экономическая политика России» журналы редакциясе тарафыннан “Россия регионнарының баш интернет порталы” эшли башлады.

РФ 76 субъектыннан 1335 укучы Иннополис Университетының программалаштыру буенча ачык олимпиадасында катнашы.

21
апрель, 2015 ел
сишәмбе
Безнең  Биектау  районы 17 нче  апрельдә  юбилейлы туган көнен – оешуына 80 ел тулуны билгеләп үтте. “Биектау” спорт комплексының    зур залы кунаклар белән шыгрым тулы иде. Бәйрәмгә кунаклар бөтен республикадан җыелган һәм, әлбәттә инде, районыбызны  барлыкка китерүдә, алга  җибәрүдә  һәм үстерүдә хезмәт куйган кешеләр килгән иде.
Апрель аенда Биектау музыка мәктәбе хоры оешканга 30 ел тула.
Безнең бурыч – шәһит киткән  геройлар истәлеген күп буыннар онытмаслык итеп  мәңгеләштерү. Баш өстебездәге  тыныч күк йөзенә сөенеп яши алуыбыз  белән  без  алар алдында мәңге бурычлы.
Узган ялларда Иннополис Университетына студентларның сайлап алуның дүрттән бер өлеше тәмамланды. Саулап алуда катнашучылар: бакалавр программасына укырга керергә телүче укучылар, бакалавриатның 3 курс студентлары, магистратура программасына кандидатлар.

“ТР сәламәтлек саклау министрлыгының республикакүләм клиник онкологик диспансеры” медицина оешмасында онкология пациентларын учеты алып барыла. Барлык тикшеренүләр “ТР электрон сәламәтлек саклау” системасының электрон медицина картасында теркәлеп бара. 2015 елның беренче кварталында “Электрон сәламәтлек саклау” системасына онкологик чирләрне диагностикалауга 460 мең электрон язылу башкарылган.

Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрыгы хезмәткәрләре “Балалар бакчасына чиратка язылу” хезмәте кулланучыларын муниципаль районнар буенча рейтинг төзеде.
2015 елның 15 апрелендә «IT-ЛИДЕР» премиясенең нәтиҗәләре билгеле булды.

20
апрель, 2015 ел
дүшәмбе
2015 елда 15-17 апрель көннәрендә «Интеграция геопространства ― будущее информационных технологий» халыкара форумы узды. Форумда “ТР мәгълүмати тезнологияләр үзәге” хезмәткәрләре дә катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International