«Җиңү урманы» утыртабыз

2015 елның 21 апреле, сишәмбе

Безнең бурыч – шәһит киткән  геройлар истәлеген күп буыннар онытмаслык итеп  мәңгеләштерү. Баш өстебездәге  тыныч күк йөзенә сөенеп яши алуыбыз  белән  без  алар алдында мәңге бурычлы.

1941-1945 нче елларда фашизмны җиңүнең дөнья  күләмендәге тарихи  әһәмиятен  истә  тотып, Биектау муниципаль районында  “Җиңү урманы” дигән акция уздыру планлаштырыла.

“Җиңү урманы” – киң күләмле халык проекты. Аны Россия  Федерациясенең 80 төбәге һәм кайбер чит илләр: Әзербайҗан, Венгрия, Бельгия, Болгария, Босния  һәм Герцеговина, Германия, Грузия, Италия, Македония, Монголия, Сербия, Словакия, Хорватия, Черногория, Чехия  хуплап каршы алды. Проектның максаты – Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган 27 миллион кешенең һәркайсы истәлегенә берәр агач утырту.

Биектау районында агачлар утырту 2015 елның 25 апреленә планлаштырылган.

Агачларны сугыш ветераннары  һәм  һәлак булучыларның гаиләләре  катнашында утыртырга,  исем язылганнарын да утыртырга тәкъдим итеп, барлык  битараф булмаган кешеләрне берләштерергә  кирәк. “Сез үзегез һәм батырлыгыгыз онытылмады!” дигән  лозунгны тормышка ашырыйк!

Район кешеләрен “Җиңү урманы” акциясенә кушылырга чакырабыз!

 


Нәргизә ӘХМӘДУЛЛИНА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International