ЯҢАЛЫКЛАР


26
апрель, 2015 ел
якшәмбе
“Татарстан Республикасы халкының социаль регистры” дәүләт мәгълүмати системасында бүгенге көнгә 53 923 мең гариза теркәлгән, аларның нигезенә 44 567 индивидуаль программа төзелгән, индивидуаль программага ия булучы гражданнар белән 37 675 договор төзелгән.

Агымдагы елның 24 апрелендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Россия Федерациясе Агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре һөнәр берлеге Татарстан республика оешмасының VII хисап-сайлау конференциясе узды. Конференциядә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Россия Федерациясе агросәнәгать комплексының хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Үзәк комитеты рәисе Наталья Агапова, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Ринат Гайзатуллин, Татарстан Республикасы Һөнәр берлекләре федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова, авыл хуҗалыгы тармагын җитештерү алдынгылары, яшьләр советы әгъзалары,Татарстан Республикасының һөнәр берлеге активы катнашты.

Халыкларның  җаны  ул  –  моң, диләр,
Моң, диләр  бездә дә,  җыр, диләр.
Өзгәләсә, телсә  бәгырьләрне –
Татар җыры әнә шул, диләр.
                       (Г.Тукай)


«Тукай шагыйрь бит ул, композитор түгел, аның җыр сәнгатенә нинди йогынтысы булырга мөмкин соң», дигән сорау туарга мөмкин. Әмма  Тукайны  музыкасыз, көй-җырсыз күз алдына китереп тә булмый.
2015 – истәлекле ел. Кешелек совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңүенең 70 еллыгын билгеләп  үтә. Безнең  ил өчен бу көн аерым мәгънәгә ия. Ул – яу кырларында һәлак булганнар турында изге хәтер. Ул – безнең тарих,  безнең  газап, безнең өмет...
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы “2015 – 2017 елларга Татарстан Республикасында крестьян (фермер) хуҗалыклары базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү” ведомство программасында катнашучы крестьян (фермер) хуҗалыкларын сайлап алуга конкурс уздыру турында игълан итә.

25
апрель, 2015 ел
шимбә
Менә  70 ел  инде  тыныч хезмәт  фронтында эш кайный. Ләкин сугыш китергән тирән хәсрәт, яралар һаман  да үзен сиздерә.
“Созвездие-Йолдызлык” фестиваленең бүген “Пирамида”да булачак  гала-концертында  Биектау районының  яшь артистлары чыгыш ясаячак. 
Яшь юл хәрәкәте инспекторларының  ел да уздырыла торган слеты  укучыларның юл әлифбасын  ни дәрәҗәдә  әйбәт өйрәнүләренә үзенчәлекле йомгак ясау булып тора. Командалар слетка,  теоретик белемнәрен дә, гамәли күнекмәләрен дә  камилләштереп, алдан ук әзерләнә башлыйлар.

24
апрель, 2015 ел
җомга
Гөлнур  Зиннурова  кайчандыр, моннан күп еллар элек укытучы булырга дигән карарга килә. Аның  хыялы  В.И. Ленин исемендәге  Мәскәү дәүләт  педагогика институтын  тәмамлаганнан соң тормышка аша.
“Өмет” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге “Язгы изгелек атнасы” дигән акциядә катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International