Район конкурсының икенче турына узган яшь юл хәрәкәте инспекторлары быел Усад мәктәбенә җыелдылар. “Куркынычсыз көпчәк” район конкурсының гомумкоманда зачетында абсолют җиңүчеләр – Усад урта мәктәбе укучылары. Икенче урынны Дөбъяз урта мәктәбенең яшь инспекторлары яулады, өченче урында – мүлмәлеләр.