ЯҢАЛЫКЛАР


2
июль, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Биектау районыннан баручылар  быел “Волга” яшьләр үзәгендә уздырылган “Золотое перо – Алтын каләм”  балалар, үсмерләр һәм яшьләр  матбугатының  ХХ Республика фестивалендә уңышлы катнаштылар.

1
июль, 2015 ел
чәршәмбе
Районда наркотикларга каршы комиссиянең чираттагы утырышы булды. Аны Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин  уздырды.
Социаль ярдәм күрсәтүне, шул исәптән ташламалы  рецептлар буенча дарулар бирүне дәүләт  тәэмин  итә. Шундый ярдәмнең үзең өчен кирәклерәген сайлау гаять мөһим.

Хәзер Татарстанның теләсә кайсы кешесе ТР дәүләт хезмәтләре порталында комиссиясез түли ала. Бүген порталда виртуаль дәүләт хезмәтләре картасы чыгарыла башлый.

1 июньнән “Электрон балалар бакчасы” автоматлаштырылган мәгълүмат системасында республика балалар бакчаларына 9 мең 334 юллама каралган.

Күптән түгел массакүләм мгълүмат чараларында Кырым хакеры Александр Пуляев тирәсендәге суд процессы тәмамлану турында мәгълүмат абсылды. Мәгълүмати хәбәрдә шулай ул “Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты аппараты серверларына зыян китерү” факты да искә алынган иде.


30
июнь, 2015 ел
сишәмбе
Мөселманнар  изге  Рамазан аеның уртасына диярлек җиттеләр.   Аны күпләр шатланып көтеп алды, әмма шул ук вакытта  бераз каушау-борчылу сизүчеләр дә юк түгел. Ни өчен дигәндә, хәзер тәүлекнең  якты вакыты – көн озынлыгы  19 сәгатькә җитте бит.
Быел районыбызның 18 мәктәбен 188 укучы тәмамлады. Мәктәп тәмамлау уңаеннан тәбрикләү өчен, укытучылары һәм ата-аналары белән бергә аларны «Биектау» универсаль спорт залына чакырдылар. Зал матур итеп, бәйрәмчә бизәлгән. Диварда – һәр мәктәпнең чыгарылышлары  бергә  җыелышып төшкән фоторәсемнәр.
Барлык авыл җирлекләреннән дин тотучыларны чакырып, Рамазан аенда зур ифтар  оештыру Биектау районында күркәм гадәткә әверелде. Агымдагы елда да нәкъ шулай  булды.
Соңыннан  Татарстан  Республикасы Президенты вазифасына  кандидат итеп күрсәтү өчен  кандидатураларны билгеләү буенча партия эчендә алдан тавыш бирүдә  Биектау районы сайлаучылары да катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International