Агымдагы атнаның дүшәмбесендә IX нчы “Авыл яшьләре” уеннарында алтынчы урынны алган Биектау районы командасы составындагы спортчыларны котладылар.
Бүген Иннополис шәһәрендә яшьләр өчен еллык киңкүләм белем бирү чарасы - "Президент академиясенед ьщйге кампусы" IV Халыкара белем бирү форумы үзенең эшен башлап җибәрде. Җәйге кампусның темасы - "Мөмкинлекләр территориясе: Идеяләр. Кыйммәтләр. Белем". Чарада катнашучыларны Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, "Россия Саклык банкы" идарә рәисе Герман Греф, Россия элемтә һәм гаммәви коммуникацияләр министры Николай Никифоров һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары- ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов сәламләде.