ЯҢАЛЫКЛАР


10
июнь, 2016 ел
җомга

Татарстанда татар әдәбияты һәм татар әдәби телен үстерү буенча редакцион совет барлыкка килде. ТР Министрлар Кабинетының республика Премьер-министры Илдар Халиков имзалаган шул хактагы карары Татарстан Хөкүмәте сайтында дөнья күргән.

8 июньдә Владивостоктан Казанга җиңү белән 18 нче мәктәп укучылары кайтып төште. Алар – "Куркынычсыз тәгәрмәч-2016" яшь инспекторларның Бөтенроссия конкурсы җиңүчеләре. 77 команда 350 катнашучы арасында беренче булу зур көч һәм хезмәт таләп иткән. 

19 татарстанлы рус әдәбияты буенча минималь балл җыя алмаган. Искәртеп үтик: рус әдәбиятыннан кимендә 32 балл җыярга кирәк иде. Беренче Бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләрен БДИның мәгълүмати ярдәм порталында һәм Республика белем бирү сыйфаты үзәге сайтында белергә була. Моның өчен паспорт мәгълүматларын һәм төбәкне кертергә, ә Республика мәгариф сыйфаты үзәге порталында өстәмә рәвештә мәктәпнең алты санлы кодын кертү зарур. База дәрәҗәсендәге математикабуенча мәҗбүри БДИ нәтиҗәләре 16 июньдә билгеле булачак.

2016 елның  1 маеннан  31 маена  кадәрге вакыт аралыгында Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментына 41 мөрәҗәгать кабул ителде, шул исәптән 6  мөрәҗәгать ришвәтчелек очраклары турында.

Бүген Алабугада социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләренең иң яхшы хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр.

Кичә Яшел Үзәннең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары кече ярминкәсе узды.

Оешма һәм предприятиеләр хезмәткәрләренең июнь аенда  ял көннәре хакында  күпсанлы мөрәҗәгатенә җавап итеп ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә. 

15 нче июнь көнне Яшел Үзәннең  халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары кече ярминкәсе узачак. Биредә Казан шәһәре предприятиеләре дә катнашачак.

«Шәхси мәгълүматлар турында»гы Федераль закон нигезендә, шәхси мәгълүматлар эшкәртүне башкарып та, Шәхси мәгълүматларны эшкәртү Реестрында теркәлмәгән операторлар ТР буенча Роскомнадзор идарәсенә белдерү хаты җибәрергә тиеш (Гарифҗанов урамы, 28а йорт, Казан, 420138, а/я 25). Роскомнадзор шулай ук реестрда 2011 елның 1 июленә кадәр теркәлгән операторлар өчен оператор турындагы мәгълүматларга узгәрешләр кертү турындагы документ формасының гадиләштерелүе турында хәбәр итә. Шул ук вакытта операторлар Роскомнадзорга мәгълүматлар узгәрү турында 2013 елның 1 гыйварына кадәр итәргә тиешләр иде. Тулырак мәглүмат – http://16.rkn.gov.ru/ сайтында.

2016 елның 12 июнь көне бәйрәм көне булу сәбәпле бу көнне почта элемтәсе хезмәтләрен “Тандем” сәүдә-күңел ачу үзәгендә сәгать 10.00-14.00 аралыгында алып була.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International