ЯҢАЛЫКЛАР


10
июнь, 2016 ел
җомга

16 июнь көнне Түбән Каманың халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә мөмкинлекләре чикле гражданнар өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак.

2006нчы елның 24нче июлендә чыккан “Аеруча социаль яклауга мохтаҗ булган инвалидлар өчен эш урыннары квоталау һәм резервлау турында” 60нчы номерлы закон һәм ТР Министралар Кабинеты тарафыннан 2007нче елның 4нче маенда кабул ителгән “Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан оешмаларда инвалидларны эшкә алу өчен эш урыннары квоталау тәртибе турында Нигезләмәне раслау хакында” 170нче номерлы карар нигезендә инвалидларны эшкә алу өчен оешмаларга квота билгеләнә.

Халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, чит илләр хезмәткәрләрен җәлеп итү буенча Республика ведомствоара комиссиясе эшчәнлеге барышында Казан предприятиесе хезмәт хакы бурычларын кайтарды. 

6 июньдә 11,5 тыс. татарстанлы профиль дәрәҗә математика буенча бердәм дәүләт имтиханы тапшырды. База дәрәҗә математика буенча БДИ 2 июньдә уздырылганын искәртеп үтик. Республикада аны 10,9 мең кеше сайлаган иде.

5 июньдә Актаныш районында урнашкан "Бүләк" белем бирү-сәламәтләндерү үзәге базасында татар теле буенча сөйләм практикасы кулланылачак  профиль смена ачылу тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашты. Агымдагы елда лагерьда Чиләбе, Төмән, Курган, Оренбург өлкәләреннән, Башкортостан, Удмурт, Марий Эл Республикаларыннан, Пермь һәм Краснодар крайларыннан килгән алтмыштан артык бала ял итәчәк.

3-6 июньдә Казанда  туган теле рус булмаган мәктәп укучылары арасында рус теле буенча III халыкара олимпиада узды. Анда Россия Федерациясе һәм БДБ субъектларында яшәүче быел 8нче һәм 10нчы сыйныфларны тәмәмлаган укучылар катнашты. Рус теле буенча халыкара олимпиада 2 турда үткәрелде. Беренче тур – сайлап алу, ул онлайн тест эшләү режимында уздырылды. Бәйгенең бу өлешендә 3,5 меңләп укучы катнашты. Шулардан 200ләбе сынауны Казанда уздырыла торган йомгаклау өлешендә дәвам итте.

1 һәм 2 июньдә “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәге территориясендә “Без бергә” балалар иҗатына ярдәм итү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре фестивале узды. Фестиваль кысаларында төрле юнәлешләрдә балалар иҗаты күргәзмәсе, шулай ук укучыларның фәнни-техник иҗатка, халык сәнгате иҗаты, декоратив-гамәли сәнгатькә кызыксынуларын арттыра торган чаралар һ.б. үткәрелде.

 Фестиваль нәтиҗәләре 

«Шәхси мәгълүматлар турында»гы Федераль закон нигезендә, шәхси мәгълүматлар эшкәртүне башкарып та, Шәхси мәгълүматларны эшкәртү Реестрында теркәлмәгән операторлар ТР буенча Роскомнадзор идарәсенә белдерү хаты җибәрергә тиеш (Гарифҗанов урамы, 28а йорт, Казан, 420138, а/я 25). Роскомнадзор шулай ук реестрда 2011 елның 1 июленә кадәр теркәлгән операторлар өчен оператор турындагы мәгълүматларга узгәрешләр кертү турындагы документ формасының гадиләштерелүе турында хәбәр итә. Шул ук вакытта операторлар Роскомнадзорга мәгълүматлар узгәрү турында 2013 елның 1 гыйварына кадәр итәргә тиешләр иде. Тулырак мәглүмат – http://16.rkn.gov.ru/ сайтында.

24-26 июнь көннәрендә Иннополис Университетында Бөтенроссиякүләм робототехника буенча олимпиада узачак, аның төп темасы – чүплекләр белән көрәшү.

Иннополиста старт алган "Сәнәгый Россиянең цифрлы индустриясе" конференциясе кысаларында берьюлы 6 документ имзаланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International