Әлдермеш һәм Сая авылларының китапханәчеләре Әлдермеш мәктәбендә оештырылган ял лагерена йөрүче балаларга табышмаклар кичәсе уздырдылар. Табышмакларны чишү уен рәвешендә алып барылды. Балаларга бик күңелле булды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Кытайның Россиядәге Эшмәкәрләр берлеге президенты Цай Гуйжу ханым белән багланышлар мәсьәләләре турында сөйләште.
«Шәхси мәгълүматлар турында»гы Федераль закон нигезендә, шәхси мәгълүматлар эшкәртүне башкарып та, Шәхси мәгълүматларны эшкәртү Реестрында теркәлмәгән операторлар ТР буенча Роскомнадзор идарәсенә белдерү хаты җибәрергә тиеш (Гарифҗанов урамы, 28а йорт, Казан, 420138, а/я 25). Роскомнадзор шулай ук реестрда 2011 елның 1 июленә кадәр теркәлгән операторлар өчен оператор турындагы мәгълүматларга узгәрешләр кертү турындагы документ формасының гадиләштерелүе турында хәбәр итә. Шул ук вакытта операторлар Роскомнадзорга мәгълүматлар узгәрү турында 2013 елның 1 гыйварына кадәр итәргә тиешләр иде. Тулырак мәглүмат – http://16.rkn.gov.ru/ сайтында.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән SAP компаниясенең Европа, Якын Көнчыгыш һәм Африка илләрендәге президенты Франк Коэн очрашуында Иннополиста SAP компаниясе бүлеге ачылырга мөмкинлеге турында игълан ителде.
Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы мәгълүмати һәм коммуникацион технологияләр өлкәсендә региональара компетенция үзәге җитәкчесе – “Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә казан техникумы” дәүләт автоном мәгариф оешмасы директоры вазыйфасына конкурслы сайлап алу дәвам иттерә.
Татарстан Республикасында почта элемтә хезмәтләрендә альтернатив граждан хезмәтләрен 39 кеше уза. Алар Әлмәт, Бөгелмә, Югары Ослан, Яшел Үзән, Лаеш, Түбән кама районнары һәм Казан, Яр Чаллы шәһәрләрендә уза.
«Электрон Татарстан» информатларында Росреестр сайты аша электрон рәвештә тапшырылган күчемсез милек хокукларын теркәүгә дәүләт пошлинасын түләп була.
2016 елның 21 июнендә Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрының беренче урынбасары Юрий Багров гражданнар кабул итү үткәрәчәк.