ЯҢАЛЫКЛАР


20
сентябрь, 2016 ел
сишәмбе

10-16 сентябрь көннәрендә Иннополис Университетының  STEM-үзәкләрендә әти-әниләр һәм мәктәп укучылары өчен ачык ишекләр көне үткәрелде.

 «Иокогава Электрик СНГ» компаниясе һәм Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы хезмәттәшлек турында килешү төзеде. ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов һәм «Иокогава Электрик СНГ» ҖЧҖ генераль директоры Владимир Савельев документларны имзалады.

2016 елның 8 ае эчендә 46,5 млн электрон хезмәт күрсәтелгән, бу узган елгы күрсәткеч белән чагыштырганда 1,4 тапкырга күбрәк.

GEO-Казан” VI халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсе һәм Татарстан нефть, газ, химия форумы үзенең эшен башлый. Аларны ачу тантаналарында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов та катнашты. 

«Вежливый водитель» («Әдәпле машина йөртүче») мобиль кушымтасы VI “Безнең Татарстан” республикакүләм яшьләр форумы финалисты булды.

Ямаширмә  урта мәктәбендә башлангыч сыйныф укучылары белән бердәм мәдәни дәрес үткәрелде.


19
сентябрь, 2016 ел
дүшәмбе

«Шәхси мәгълүматлар турында»гы Федераль закон нигезендә, шәхси мәгълүматлар эшкәртүне башкарып та, Шәхси мәгълүматларны эшкәртү Реестрында теркәлмәгән операторлар ТР буенча Роскомнадзор идарәсенә белдерү хаты җибәрергә тиеш (Гарифҗанов урамы, 28а йорт, Казан, 420138, а/я 25). Роскомнадзор шулай ук реестрда 2011 елның 1 июленә кадәр теркәлгән операторлар өчен оператор турындагы мәгълүматларга узгәрешләр кертү турындагы документ формасының гадиләштерелүе турында хәбәр итә. Шул ук вакытта операторлар Роскомнадзорга мәгълүматлар узгәрү турында 2013 елның 1 гыйварына кадәр итәргә тиешләр иде. Тулырак мәглүмат – http://16.rkn.gov.ru/ сайтында.


18
сентябрь, 2016 ел
якшәмбе

ИТ-вузда блокчейн-стартап булдыруга багышланган воркшоп узды. 

Казан ИТ-паркында КФУның ИТИС Югары мәктәбенең беренче сыйныф укучыларына Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантларын тапшыру чарасы узды.

 

«Иннополис» МИЗ Күзәтү советының Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган чираттагы утырышында махсус икътисади зона резиденты дәрәҗәсе алуга дәгъва иткән IT-компанияләрнең биш проекты хупланды. Шушы проектларның инвестицияләре күләме 99,2 млн сум тәшкил итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International