«Иокогава Электрик СНГ» компаниясе һәм Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру министрлыгы хезмәттәшлек турында килешү төзеде

2016 елның 20 сентябре, сишәмбе

«Иокогава Электрик СНГ» компаниясе һәм Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы хезмәттәшлек турында килешү төзеде. ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов һәм «Иокогава Электрик СНГ» ҖЧҖ генераль директоры Владимир Савельев документларны имзалады.

Килешүнең максаты ИТ-технологияләр өлкәсендә югарыквалификацияле кадрларны әзерләүдә хезмәттәшлек.  Килешү кысаларына «Иокогава Электрик СНГ» оешмасы Иннополи Университеты белән тыгыз эшләячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International